+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июль 2019, 11:11

Дүрт айлык кызын мунчада батырган

Караидел районында булган бу хәл.

Караидел районында булган бу хәл.
Анда кичә бер хатын дүрт айлык кызын мунчага алып барган.
Һәм шунда батырып үтергән. Сабыйны улы белән йөреп кайткан ире тапкан һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Ләкин бичара инде үлгән булган...
Хокук сакчылары ананы бу гамәлне кылырга мәҗбүр иткән сәбәпләрне ачыкларга тырыша. Аның психик халәтен белгечләр билгеләячәк.
Тикшерү вакытына хатынны тоткарларга җыеналар.
Читайте нас