+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июль 2019, 12:20

Кәҗәләр... "Балтач таңнары" редакциясенә килгән

Балтач халкы ихатасындагы малларын кайчан адәмчә асрый башлар икән? Җир өсте кардан ачылуга урамга чыгарып җибәргән, ирекле йөргән кәҗә, сарык, сыерларның учреждение, оешма, предприятие территорияләрендәге чәчәкләр клумбасына, транспортка, яшелчә, җимеш бакчаларына, газоннарга зыян китерүе турында язмалар белән социаль челтәрләр тулды.

Бер көнне бер төркем ач кәҗәләр Иске Балтач авылындагы шәхси эшкуар кибетенә кереп, тартмаларга салып, сатарга әзерләп куелган кәбестә өеменә һөҗүм иткән, хәтта.
Ә ЮХХДИ бүлекчәсе, “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре бу кәҗәләрдән чын мәгънәсендә гарык булды.
Хезмәттәшебез Рифина Нигәмәева Балтач буйлап хәер эстәп йөргән кәҗәләрне нәкъ шул учреждениеләрнең баскыч мәйданчыгында кадрга эләктергән...
"Төштән соң эшкә килгәч, эш урыныма үтә алмый тордым. Юл биреп, тыныч кына хайванкайларның бинаны калдыруларын көттем, - ди Рифина Рифкать кызы. - Чыгарга исәпләре дә булмаган кәҗә көтүен бина эчендәге хезмәттәшебез Радим Дәүләтов куып чыгаргач кына баскычтан күтәрелдем..." – дип яза “Балтач таңнары” хәбәрчесе Аида Хәертдинова.
Читайте нас