+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июль 2019, 17:35

Лев Бакусов вафат

17 июльдә 70нче яшендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Лев Михайлович Бакусов вафат булды.

17 июльдә 70нче яшендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Лев Михайлович Бакусов вафат булды.
Л. М. Бакусов 1949 елның 11 октябрендә Белоруссия ССРының Молодеченск өлкәсе Новое Радошковичево районының Красное бистәсендә туа. 1971 елда - Уфа авиация институтын, соңрак Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Уфа авиация технологияләре милли институтының Урал филиалында инженер-технолог булып башлый. 1972-74 елларда Совет армиясендә хезмәт иткәннән соң, предприятиегә кайта
һәм өлкән инженер-технолог булып эшен дәвам итә.
1977-78 елларда - КПССның Уфа шәһәре Октябрь райкомының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы, 1978-82 елларда – депутатларның Уфа шәһәре Октябрь район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары була. 1982-84 елларда БАССРның Хезмәт буенча дәүләт комитетының Уфа халыкны эшкә урнаштыру бюросы мөдире булып эшли. 1984-87 елларда Уфаның Калинин райсоветы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкара.
1987 елда БАССР Министрлар Советының Эшләр идарәсенә халык хуҗалыгы тармакларын комплекслы икътисади һәм социаль үстерү идарәсе башлыгы булып күчә, аннары икътисад бүлеге консультанты була. Партия һәм административ эш тәҗрибәсе, югары оештыру сәләте, тармакларны үстерүдә инициативалылыгы аны 1990 елда - БАССР Дәүләт планы рәисенең беренче урынбасары, 1991 елда БАССР икътисад министрының беренче урынбасары итеп билгеләү өчен нигез була.
Л. М. Бакусов 1992 елда Башкортстанның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры итеп билгеләнә. Министрлыкны 11 елдан артык җитәкләп, Лев Михайлович халыкны социаль яклау системасы үсешенә зур өлеш кертә. Кешеләр белән эшли белүе, намуслылыгы һәм принципиальлеге аңа бу җаваплы урында уңышлы хезмәт итәргә, кешеләрнең ышанычын һәм ихтирамын яуларга мөмкинлек бирә.
2003 елдан 2013 елга кадәр Л. М. Бакусов өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты була, Бюджет, салымнар, финанс һәм милек мәсьәләләре буенча даими комитет рәисе вазыйфасында эшли.
Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Л. М. Бакусов лаеклы танылу ала. Аңа "Башкортстан Республикасы халыкны социаль яклау тармагының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә. Ул "Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен" билгесе, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, "Бөтенрусия халык санын алуны үткәргәндәге казанышлары өчен" медале, "Русия Хезмәт министрлыгының почетлы хезмәткәре" билгесе, Русия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Искиткеч кеше, зур профессионал һәм талантлы җитәкче Лев Михайлович Бакусов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Р. Ф. Хәбиров, К. Б. Толкачев, А. Г. Сидякин, Р. Абдрәхимов, Б. В. Беляев, Л. Х. Иванова, М. Ю. Киреев, И. Ә. Таҗетдинов, И. И. Фазрахманов, Э. Р. Аеткулова, Р. Р. Ишмөхәммәтов, М. А. Шәйхулов, Ю. А. Мельников, Ө. М. Мостафин, М. Г. Хөсәенов.
Читайте нас