+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 июль 2019, 18:48

Санлы телевидение турында фикер алыштылар

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда санлы телевидениедә заманча карарлар турындагы "түгәрәк өстәл"дә республика һәм муниципаль телеканаллар катнашында региональ мультиплекс булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда санлы телевидениедә заманча карарлар турындагы "түгәрәк өстәл"дә республика һәм муниципаль телеканаллар катнашында региональ мультиплекс булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Алар арасында телеканаллар җитәкчеләре, депутатлар, профильле структуралар вәкилләре, нинди технологик мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәген, нинди ресурслар таләп ителәчәген һәм бу проектта күпме телекомпания катнашырга әзер булачагын ачыкладылар.
Башкортстанда 14 октябрьдә федераль телеканалларның аналог тапшыруларын туктатачаклар. Әлеге вакытта Башкортстанда югары сыйфатлы 20 телеканалны бушлай карый алалар. Әмма хәзер БСТ телеканалын карый алмаган республика халкы мөрәҗәгать итә, чөнки ул әлегә кадәр аналоглы форматта гына күрсәтә. Республика телевидениесен элеккечә карау өчен кыйммәтлерәк җиһазлар, универсаль антенна һәм санлы приставка сатып алырга туры килә.
- Барлык кешеләр дә санлы тапшыруларга күчәргә әзер түгел. 14 октябрьдә Башкортстанда аналог тапшыруларның туктатылуына ышанмаучы кешеләр бар. Хәзер без төбәк һәм урындагы компанияләргә телевизор караучыларга уңайлы шартлар тудырырга кирәклеге турында сөйлибез, - дип билгеләп үтте Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Читайте нас