Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Нефтекама шәһәрендә булды һәм берничә мөһим проектка башлангыч бирде.
Ул Әмҗә урманчылык комбинаты эшчеләре белән очрашты. Биредә аңа хезмәт хакы ала алмаган 200 хезмәткәр исеменнән мөрәҗәгать иттеләр. Предприятиенең аларга 21,6 миллион сум бурычы бар.
“Башкортстан урман җитештерү заводлары” җәмгыятенең генеральный директоры Василий Маловичко белән сөйләшүдә республика җитәкчесе август азагына аны түләп бетерергә кушты. Маловичко исә бу хәлдән чыгу юлларын, инвесторлар эзләвен әйтте.
Радий Хәбиров Әмҗә поселогында авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен салынган 8 йортның ни өчен буш торуын тикшерде. 66 гаилә бирегә күчүдән баш тарта, чөнки алар йортларны яшәү өчен яраклы түгел дип исәпли.
Республика җитәкчесе биредә ведомствоара комиссия эшләячәген һәм йортлар төзелешендә булган кимчелекләр бетереләчәген әйтте.
Радий Хәбиров 2013 елда ябылган мәктәп-интернат урынында яңа белем бирү учреждениесе булачагын әйтте. 2021 елның 1 сентябрендә биредә татар полилингваль мәктәбе ачылачак. Ул 400 урынга исәпләнгән. Биредә урыс, татар, инглиз телләрендә белем биреләчәк. Сәләтле балалар өчен аерым шартлар тудырылачак.
Республика җитәкчесе Нефтекама шәһәрендә күпкатлы йортларның подъездларын төзекләндерү эшеннән канәгатьсезлек белдерде. Ул Социалистик урамындагы 61нче йорт подъездын кереп карады.
Бу йортта яшәүчеләр “Инцидент” системасы аша “Бездә ремонт сыйфатсыз башкарылды”, — дип белдергән. Подрядчы, “Уралнефтьспецмонтаж” җәмгыяте, подъездлар ремонтлау буенча эшләр 95 процентка тәмамланды, дигән.
Ә чынында подъездларда диварлар тигезләнмәгән штукатурка белән капланган, яхшылап буялмаган, барлык урыннарда тимерчыбыклар, кабельләр чыгып тора.
Төзекләндерү эшләренә 320 мең сум акча бүленгән. Радий Хәбиров подрядчы оешманың эшне начар оештыруына канәгатьсезлек белдерде.
— Мондый ремонт — юньсезек! Миңа сезнең эшкә мөнәсәбәтегез ошамый, — диде ул һәм җитешсезлекләрне бетерергә кушты.
Республика җитәкчесе, Туклану операторларының Нефтекамада узган республика форумында чыгыш ясап, белем бирү учреждениеләрендә балалар өчен сыйфатлы туклану системасы булдыруны максат итеп куйды.
— Республикада балалар өчен бердәм меню булдыру зарур, — диде ул. — Без бу туклануны сыйфатлы итәргә тиеш.
Радий Хәбиров “НефАЗ” берләшмәсендә булганда “42ХХ” модельле яңа автобуслар җитештерү белән кызыксынды һәм Русиядә иң яхшылардан саналучы продукция җитештерүче предприятиегә ярдәм булачагын белдерде.
Шәһәргә сәфәре барышында Радий Хәбиров, шулай ук, алданган дольщиклар белән очрашты. Проблемалы дүрт йортның икесе – быел, калган икесе киләсе ел ахырына файдалануга тапшырылырга тиеш.
“Заманча шәһәр мохите булдыру” программасына ярашлы, Нефтекамадагы Светлое күле ярларын төзекләндерүгә 47 миллион сум акча юнәлтү каралган.
Тиздән биредә юл-сукмаклар салыначак, декоратив һәм ландшафтлы яктыртуны исәпкә алып, төрле яктырткычлар куелачак, машина парковкалау урыннары булдырылачак.
Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка биредә ашыгыч чакырту төймәсе булган “интеллектуаль тукталыш” төзү нияте турында бәян итте. Анда автобусларның йөрү вакытын чагылдыручы сенсорлы табло, телефоннар һәм гаджетларны “такландыру” өчен usb-каналлары булган алты эскәмия куелачак.