+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июль 2019, 07:51

90 ел туган көнен бәйрәм итмәгән

Башкортстанда яшәүче пенсионер бер генә тапкыр да туган көнен бәйрәм итә алмаган.

Башкортстанда яшәүче пенсионер бер генә тапкыр да туган көнен бәйрәм итә алмаган.
Бибикамал Гомәровага бүген якынча 90 яшь чамасы. Ләкин туган көнен билгеләр өчен төгәл датасын берсе дә белми. Аның барлык документларында да тик туган елы һәм ае гына язылган. Аны Чиләбе өлкәсендә туганнары карый. Башкортстаннан бирегә алып килгәч, сынаулар белән очрашырга туры килә аларга.
- Пропискага керү өчен - дата, пенсия алу өчен - дата, коммуналь түләүләр, медицина хезмәте алу - боларның барысы өчен дә туган көн датасы кирәк, - ди Бибикамал әбинең туганнары.
Элеке заманда туган көнне яздыруга артык игътибар итмәгәннәр. Бәлки язылган кәгазь булса да, югалгандыр. Нәрсә генә булмасын, Бибикамал Гомәрованың гаиләсендә аның кайчан туганлыгын берсе дә белми.
Туганнары нинди дә булса мәгълүмат табарга дип, башта район ЗАГСына мөрәҗәгать иткән. Әмма анда бернинди дә җавап алалмаганнар. Ахырда, аптырагач аларга хәтта судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән, әмма судьялар утырышларны даими рәвештә күчерә икән.
Читайте нас