+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 июль 2019, 04:47

Берәүләр ярдәм көткәндә, икенчеләр “күңел ача”...

Бердәм “112” хезмәтенә шалтыратуларның яртысыннан күбрәге ялган

Бердәм “112” хезмәтенә шалтыратуларның яртысыннан күбрәге ялган


Үз гомерең өчен курку хисе кичерү – һәркемгә дә таныш тойгы. Без барыбыз да ярдәмнең теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди шартларда тиз һәм ашыгыч рәвештә күрсәтеләчәгенә өметләнәбез һәм ышанабыз.

Башкортостанда “112” хезмәте – тиз арада ярдәм күрсәтүнең берләш­кән системасы ул. “112”гә республика шәһәрлә­реннән һәм авылларыннан һәркем шалтыратып, тиз ярдәм алу буенча мөрәҗәгать итә ала. Кешеләр янгын, юл һәлакәте, көнүзәк проблемалар, табигать китергән бәла-казалар хакында хәбәр итә. Тиз арада бөтен мәгълүмат муниципаль берәмлекләргә караган бердәм диспетчер хезмәт-ләренә тапшырыла.

Республикада шалтыратуларны хез­мәтләндерүнең “112” системасына караган бердәм үзәге эшләп килә. Тиз ярдәм күрсәтү буенча автоматлаштырылган 334 хезмәт урыны булдырыл­ган, геомәгълүмати система да уңышлы гамәлгә ашырыла.

“112” номерын җыю белән сезнең нинди район-шәһәрдән шалтыратуыгыз теркәлә, шалтырату өзелгән очракта система автоматик рәвештә номерны яңадан җыеп, оператор белән тоташтыра. Мөрәҗә-гатьләр, шулай ук, инглиз, испан, немец, кытай, француз телләрендә булырга мөмкин, бу очракта ярдәмгә тәрҗемәчеләр килә. “112”гә шалтыратып, психологик ярдәм дә алырга мөмкин. “ЭРА-ГЛОНАСС” системасы буенча да шалтыратулар кабул ителә.

Үткән елның декабрендә Башкортстанда “112” хезмәте даими файдалануга кертелде. Хәзер шалтыратуларга автоҗавап түгел, ә оператор тавышын ишетергә була. Бу тиз ярдәм күрсәтү хезмәтләренең эшләрен оператив башкару мөмкинлеген, сыйфатын бермә-бер арттырды.

Бердәм ярдәм хезмәте диспетчерлары тәүлегенә 7 меңнән артык шалтырату кабул итә. Быел 6 ай эчендә генә алар тарафыннан 1 миллион 100 мең шалтырату эшкәртелгән. Шул ук вакытта, шалты­ратуларның 52 проценты – ялган. Моңа балаларның шаярып шалтыратуын, телефон кесәдә килеш “112” хезмәте номе­рының автоматик җыелуын да кертергә була. Хулиганлык очраклары да юк түгел. Юк-бар шалтыратулар, кемнеңдер вакыт үткәрер өчен “112” номерын җыеп сөй­ләшәсе килгән очраклар да бар. Ә бит сез үзегез хәл итәрдәй мәсьәлә белән яисә шаярып “112”гә шалтырат­кан вакытта кемгәдер чынлап та медицина, коткаручылар яисә янгын сүндерүчеләр ярдәме кирәк булуы бар. Шуны исегездә тотсагыз һәм “112” линиясендә юк-бар шалтыратулар белән чират булдырмасагыз иде. Өлкәннәр моны балаларга да аңла-тырга тиеш, чөнки күп очракта балалар “112” хезмәтенең нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген белми дә, аңламый да.

Шуны да исегездән чыгармагыз: аерым очракларда ялган шалтыратулар өчен административ җаваплылык каралган. Бу бигрәк тә террорчылык бе­лән бәйле булган ялган хәбәрләргә кагыла.

Һәрвакыт исегездә тотыгыз: тиз яр­дәм күрсәтү хезмәтенә уйнап-шаярыр өчен шалтыраткан вакытта кемдер матди югалтулар кичерергә, ә тагы да аянычлысы – гомере белән хушлашырга да мөмкин...

Булат ЛАТЫЙПОВ,

республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының “112” системасына чакыруларны эшкәртү үзәге җитәкчесе.


Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас