Бу хәл бөтен илне тетрәндергән иде.
Татарстанның Түбән Кама районында бер егет очрашып йөргән йөкле кызына ут төртә.
Фаҗига 19 мартта булды. Тикшерү фаразы буенча, аңны томалый торган матдәләр тәэсирендә булган 26 яшьлек бәндә 20 яшьлек дус кызына шалтырата. Сөйләшкән вакытта ул нәрсәдәндер шикләнеп куя, аңа кыз янында кемдер бар кебек тоела.
Җинаятьче иптәше белән такси ала һәм кыз яшәгән авылга килә. Юлда туктап, тиз янып китә торган сыекча сатып ала. Йортка кергәч, аны кызның аяк астына сибә һәм тәмәке төпчеге ташлый.
Кыз өйдән йөгереп чыгып, күршеләренә чаба. Алар кызга ярдәм күрсәтә һәм ашыгыч хезмәтләр чакырта. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә, ә җинаятьчеләр фаҗига урыныннан кача. Әлеге факт буенча, йөкле хатын-кызны үтерергә теләү мәддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, дип яза "Интертат".
Берничә көннән соң ут төртүчене үле килеш табалар. Фаразлар буенча, кулларын яндырган исерек егет тәрәзәне ватып чит кеше йортына кергәндә нык кына яраланган. Йоклап киткәч, кан югалту нәтиҗәсендә җан биргән.
Шушы көннәрдә, фаҗигадән соң ярты ел үткәч, бичара кыз дәваханәдән чыккан. Кызганычка каршы, аның нарасыен саклап кала алмаганнар.