Санкт-Петербургта Башкортстанда туып-үскән, беркайда эшләмәгән ирне тотканнар. Ул бер хатынны үтергән.
40 яшьлек хатынны Санкт-Петербургта Первомайский урамында агачлар арасында тапканнар. Ир аны буып үтергән, шулай ук, аның аркасында пычак кадаган эзләр калган.
Полиция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, ирне "Жасмин" кушаматлы эт тапкан. Эт хезмәткәрләрне нәкъ ул яшәгән йортка алып барган. Аны шунда ук тоткарлаганнар.
Иргә карата җинаять эше кузгатылган