Ул бүген Беренче каналда барган "Пусть говорят" тапшыруында Марат белән Луизага адвокат яллаган Азамат Галин идарә итә дип белдерде.
Җәмәгать эшлеклесе һәм эшкуар Азамат Галин Луиза Хәйруллинаның "Россельхозанк"ның Салаваттагы бүлекчәсеннән 25 миллион сумга якын акча урлап качканын белгәч тә, аңа үз исәбенә яхшы адвокат яллаячагын белдерде.
Маратның әнисе Рәмзия Хәйруллина аның улына басым ясаван ачыктан-ачык әйтә. "Пусть говорят" тапшыруына улы аның күрстәмәсе белән китте дип исәпли. "Халык ярдәме белән җыелган акчалар да Азамат Галин кулында, чөнки Луизаның банк карталарын ул алды", - ди ул.
Хәйруллинның адвокаты Илшат Җәмилов : "Минем клиент белән аралашырга да вакытым булмады. Судта ул Луизаның акча урлавына катнашы булмавын әйтәчәген белмәдем", - ди.
Шул ук вакытта аның Уфадагы берничә мәгълүмат чарасына эксклюзив интервью тәкъдим итүе турында сүз йөри.
Сораулар күп. Җаваплар юк.