Бөре районының Калинники авылыннан алты балалы Оксана Волкованың ике баласына ата булган бәндә аларга алимент түләмәс өчен җинаятьткә барган. Моңа кадәр хатынның үле гәүдәсе табылуын хәбәр иткән идек.
Бөредән Уфага дәваханәгә чыгып китәргә бер көн кала, Оксана элекке сөяркәсе белән сүзгә килә, ул алимент юллаячагын әйткәч, зур гауга чыга.
Республика Эчке эшләр министрлыгы һәм Тәфтиш комитеты хезмәткәрләре фикеренчә, ир хатынның юлга чыгуын күзәтеп тора. Артыннан барып, буып үтерә. Соңрак бу урынга тракторы белән килә. Аның ярдәмендә чокыр казый һәм ике баласының әнисе булган хатынның мәетен күмеп, трактор белән бастырып куя.
Кабер олы юлдагы тукталыштан ерак түгел. Анда трактор эзләре дә калган. Шушы эзләр буенча тракторчыны эзләп табалар.
Ир гаебен таный. Моңа кадәр ул кеше тукмаган һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен хөкемгә тарттырылган булган.
Алимент түләмәс өчен хатынын үтергән, балалары язмышына балта чапкан адәм актыгы янә кулга алынган.