+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 июль 2019, 11:07

Яңа туган балага уксус эчергән

50 яшьлек нәнәй оныгына карата коточкыч гамәл кылган.

50 яшьлек нәнәй оныгына карата коточкыч гамәл кылган.
Бу фаҗига Саранскида булган. Яшь әти-әни күптән түгел дөньяга килгән сабыйларын нәнәсенә калдырып, эшләре белән киткән. Хатын балага су эчерергә теләгән һәм чәйнектән бала шешәсенә су салган. Аны сабыйга эчергәч кенә уксус исен сизгән.
Баланың әнисе, чәйнекне юшкыннан тазартырга теләп, анда суга кушылган кислота салып куйганлыгы ачыклана.
Баланың үңәче химик пешүгә дучар була. Дәваханәдә аңа ярдәм күрсәтәләр. Әле малайның гомеренә куркыныч янамый.
Яңа туган сабый – үз-үзен яклый, саклый алмаучы кечкенә җан иясе. Аның гомере һәм сәламәтлеге - өлкәннәр кулында. Бала карау зур җаваплылык таләп итә. Без, өлкәннәр, моны һәрчак аңлап яшәсәк иде.
Читайте нас