Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Агыйдел шәһәрендәге, Краснокама һәм Яңавыл районнарындагы социаль-икътисади хәл белән танышты
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 19 июльдә республиканың төньягында урнашкан шәһәр-районнарында булды.
Агыйдел шәһәрендә ул буш торган “Башкортстан электр челтәрләре” җәмгыяте мәйданнарын карады. Монда ук төзелеп бетмәгән атом-электр станциясе комплексы да урнашкан. Республиканың Үсеш корпорациясе генеральный директоры Раил Сарбаев билгеләвенчә, бу участоклар белән кызыксынучы оешмалар бар. Шулар исәбендә — “Уралтехнострой” корпорациясе һәм “Стапель” оешмасы. Алар биредә суднолар төзү һәм ремонтлау заводы һәм ашлыкны чит төбәкләргә озату терминалы булдырмакчы.
“Башкортстан электр челтәрләре”нең генеральный директоры Павел Багаев әйтүенчә, биредә 112 мең квадрат метр җитештерү мәйданнары бар. 30-40 ел эчендә коммуналь челтәрләр тузган. Инвесторлар килсен өчен тимер юл тармакларын реконструкцияләргә кирәк. Очрашу вакытында Раил Сарбаев моның өчен 318 миллион сум акча таләп ителүен әйтте. Бу акчаның 75 процентын республика федераль үзәктән сорый. Әлеге башлангычны гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның күрсәтмәсе бар. Бүген исә Русиянең Икътисади үсеш министрлыгында сөйләшүләр бара.
Радий Хәбиров Агыйдел шәһәрендә йорт ихаталарын төзекләндерү һәм подъездларны ремонтлау эше белән дә танышты. 2019 елда “Башкортстан йортлары” программасы кысаларында берничә урамда йортлар төзекләндереләчәк. Моның өчен 5 миллион сум акча бүленгән. Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгы Фәнис Гыйльванов әйтүенчә, 30 подъезд ремонтланачак.
Шушы ук көнне Радий Фәрит улы урындагы халык белән очрашты. Халыкны ныклап ике мәсьәлә борчый: эш булмаганлыктан, ир-егетләрнең Себергә китүе һәм медицина. Урындагы дәваханәдә белгечләр җитешми. Радий Хәбиров әлеге мәсьәләне Сәламәтлек саклау министрлыгы игътибарына юнәлтәчәген әйтте.
Радий Хәбиров Краснокама районының “Никола храм”ы комплексында булды. Николо-Березовкада барлыгы 26 мәдәни мирас объекты бар. Бу комплексны да урындагы халык кадерләп саклый. Протоиерей Алексей Тихонов Радий Фәрит улына биредә экскурсия үткәрде һәм чиркәүнең тарихын сөйләде.
Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин Радий Хәбировны Кама елгасы ярларын төзекләндерү проекты белән таныштырды. Әйткәндәй, әлеге чиркәү дә шушы елга ярында урнашкан.
Радий Хәбиров шунда ук Карман балык хуҗалыгын-да уылдык җитештерүче биомодульне карады һәм килә-чәктә форель җитештереләчәк урыннарда булды. Генеральный директор урынбасары Нина Вдовина белде-рүенчә, монда 200 тонна балык үрчетү күз уңында тотыла, әмма зур матди чыгымнар таләп ителгәнлектән, әлегә төзелеш эшләрен төгәлләп булмый.
— Карман балык хуҗалыгы Русиядә иң зур өч балыкчылык хуҗалыгы исемлегенә кертелгән. Бу эшне мотлак рәвештә дәвам итәргә кирәк, — дип белдерде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров Яңавыл районында теплица комбинатында булды. Аның директоры Илдар Маликов биредә 54 кеше эшләвен әйтте. Уртача хезмәт хакы — 21 мең сум.
— Без 20 гектар мәйданны биләүче теплица блогы төзергә ниятлибез. Эшләрнең беренче этабын 2020 елга төгәлләү күз уңында тотыла. Моңа 170 миллион сумлык инвестицияләр җәлеп ителәчәк, ә барлыгы 2,89 миллиард сум акча кирәк булачак. Бу яңа эш урыннары булдыру, эшнең җитештерүчәнлеген арттыру, авылда социаль мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк, — диде комбинат җитәкчесе.
Радий Фәрит улы Яңавылдагы муниципальара юллар төзелешен дә игътибарга алды. Атап әйткәндә, Сусады-Эбалак авылына илтүче 5 чакрым озынлыктагы юлны карады. Контракт 15 миллион сумнан артып китә. Юл былтыр ук файдалануга тапшырылырга тиеш булган, әмма аны төзү эшләре туктатылган.
Быел барлыгы 19,5 чакрым юлны ремонтлау күз уңында тотыла. Моның өчен 144 миллион сум акча тотынылачак. Радий Хәбиров бу эшне тергезергә һәм Яңавыл районында муниципальара юлларны үстерү программасын булдыру кирәклеген әйтте.
Радий Хәбиров шәһәрнең үзәк мәйданында да булды. Әлеге вакытта биредә реконструкция бара. 2020 елда төгәлләнәчәк бу эшкә 24 миллион сум акча таләп ителә. Радий Фәрит улы шәһәр хакимияте башлыгына эшне быел ук тәмамларга кирәклеген әйтте.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге районнар үсешенә, халыкның яшәү шартларына игътибар итте. Чыннан да, республика үсә, матурлана. Ләкин хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек әле. “Бергәләп алынганда, аларны да якын киләчәктә хәл итәчәкбез, авырлыклар безгә киртә түгел”, — диде Радий Хәбиров.