Бельгия принцы Лоран хәрби парадта ил гимнын башкарган вакытта смс яза һәм телефоннан сөйләшә. Бу хакта "Daily Mail" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бу хәл 21 июльдә Бельгиянең бәйсезлегенә 188 ел тулуны бәйрәм иткән вакытта булган. Тантаналарда шулай ук король Филипп һәм аның гаиләсенең башка вәкилләре катнаша.
Парад мундирында тантанага килгән 55 яшьлек принц Бельгия гимны башкарылганда телефонын кулына алган. Аннары Лоран телефон аша шалтырата, хатыны кисәткәннән соң смартфонны кесәсенә салып куя.
Бу беренче генә очрак түгел, принцны Бельгиянең хәрби парадларында үз-үзен тотышы өчен еш тәнкыйтьлиләр. Соңгы ике тантанада Лоран шулай ук телефоннан сөйләшеп утыра, ә 2014 елда принц тантаналар вакытында бөтенләй йоклап киткән.
2011 елда Брюссель полициясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен Лоранны тоткарлаган. Король гаиләсе әгъзасын шәһәр үзәгендә “Fiat Punto Abarth” спорт автомобиле руле артында туктаталар. Нәтиҗәдә, аны ике атнага машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.