Стәрлетамак район суды бер гаепсез 20 яшьлек егетне 13 елга утыртып куйган.
Былтыр апрельдә Илнар бер иптәше белән урамнан китеп барганда боларга бер исерек кеше бәйләнә. Ияреп барга да керә. Аннан аны сакчы куып чыгара. Ләкин бу бәндәнең туктарга исәбе булмый, егетләрне бер йорт подъездына чакырып кертеп, төрле тәртипсезлекләр кылырга, аягы белән типкәләргә керешә. Шул вакыт егетләрнең берсе кесәсеннән гадәти пәке чыгарып, тегенең аягына кадый.
Бу эш шуның белән беткән дә булыр иде. Кызганычка каршы, пәке кан тамырына эләгә һәм әлеге кеше йоклаганда каны агып бетүдән җан бирә.
Менә шунда башлана да инде Илнар өчен бәхетсез көннәр. Кулына пәке тотып карамаса да, ул ни өчендер гаепне үз өстенә ала һәм 13 елга утыртыла.
Ә кулында пәке булган икенче егет, соңынан намусына көч килеп, үзенең гаебен танып килсә дә, хокук сакчылары Илнарны азат итәргә җыенмый.
Бәхеткә, республика Югары суды бу эшкә нокта куйган. Гаепсез төрмәдән чыгарылган.