Франциядә 1968 елда баткан “Minerve” су асты көмәсен тапканнар. Бу хакта 22 июльдә илнең Кораллы Көчләре министры Флоранс Парли хәбәр итте. “Без әле генә “Minerve” көймәсен таптык. Бу - уңыш һәм техник батырлык. Мин бу көнне озак көткән гаиләләр турында уйлыйм”, - дип язды Флоранс Парли.
Су асты көймәсенең өч өлешен Тулон шәһәреннән 45 километр ераклыкта 2370 метр тирәнлектә тапканнар, анда Франциянең Төп хәрби-диңгез базасы урнашкан. Аны судноның исеме язылган табличка буенча таныганнар.
“Minerve” 1968 елның гыйнварында нибары дүрт минут эчендә баткан. Су көймәсендә 52 кеше булган.
Уңышсыз эзләнү операциясен 1970 елда туктаталар. 2018 елның көзендә югалган су асты көймәсен эзләүне яңартуны сорап мөрәҗәгать итәләр. Һәлакәтнең төгәл сәбәпләре әлегә кадәр билгеле түгел.