+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июль 2019, 08:37

Луиза Хәйруллина фонды ябылган

Аның хисабына акча күчереп, миллионнар урлаучыга ярдәм итәргә теләк белдерүчеләрне социаль челтәрдә шундый рәсем каршы ала. Инде ничек ярдәм итәргә аңа?

Аның хисабына акча күчереп, миллионнар урлаучыга ярдәм итәргә теләк белдерүчеләрне социаль челтәрдә шундый рәсем каршы ала. Инде ничек ярдәм итәргә аңа?
"ВКонтакте" социаль төркемендә 9 июльдә "Фонд Луизы Хайруллиной" төркеме барлыкка килде. Ул акча урлап тотылган хатынга карата ачылган җинаять эше барышы белән таныштыру, шуңа кагылышлы мәгълүматларны кую максатын куйды.
Әмма икенче көнне үк халык аңа ярдәмгә акча җыя башлады. 25 миллионны җыеп та тапшырырлар иде. Әмма төркемне ябып өлерделәр. Моны "төркем хәйриячелек масатында шикле эшчәнлек алап бара" дип аңлаталар.
Кичә "Пусть говорят" тапшыруында Луизаның бианасы чыгыш ясады һәм аның барлык банк карталары Азамат Галинда дип белдерде. Билгеле булуынча, әлеге эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе миллионнар урлап качкан хатын табылса, аңа үз исәбенә адвокат яллаячагын белдергән иде. Хәйруллиннарны Казанда тоткарлагач, ул шулай эшләде дә.
Читайте нас