+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июль 2019, 18:38

Республика матур гаиләләр белән горурлана

Бүген Радий Хәбиров эш сәфәре белән Дәүләкән районында булды.

Бүген Радий Хәбиров эш сәфәре белән Дәүләкән районында булды.
Җитәкче Садовая урамында скверны төзекләндерү барышы белән танышты. Хакимият башлыгы Илгиз Мөхәмәтҗанов әйтүенчә, кешеләр соравы буенча “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” програмасы кысаларында 300 метрга сузылган җәяү йөрү зонасы булачак.
Билгеләнгән планга ярашлы, скверда фронтовик, Советлар Союзы Герое, биредәге 2нче мәктәпнең элекке укытучысы һәм директоры Владимир Ферапонтовның бюсты урнаштырылачак.
Радий Хәбиров проектны уңай бәяләде һәм эшне сыйфатлы башкарырга кирәклеген билгеләде.
Республика җитәкчесе Дәүләкән районындагы күпбалалы Шабалиннар гаиләсендә кунакта да булды. Бу гаилә ун бала тәрбияли. 10нчы бала – Устинья исемле кыз быел февральдә Уфада туган. Әнисе Светлана бала туар алдыннан Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең бала тудыру йортына мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин медиклар аңа пациентларны маршрутлаштыру регламенты буенча Дәүләкән районындагы бала тудыру йортына барырга тәкъдим иткән.
Светлана социаль челтәрдәге Радий Хәбиров посты астында үз хәле хакында хәбәр итте. Республика җитәкчесе моңа шунда ук игътибар итте һәм тиешле күрсәтмәләр бирде. Икенче көнне үк Светлананы республика дәваханәсенә салдылар, ул анда кызын имин дөньяга китерде. Бу хакта Радий Хәбиров үзенең постында сөйләде һәм яшь әнине сабые тууы белән тәбрикләде.
Әле Шабалиннар гаиләсендә биш малай һәм биш кыз үсә. Өлкән уллары Данил техникумда укый. Варвара – спортчы, кул көрәше буенча республика призеры. Арсений вокал белән шөгыльләнә. Пелагея беренче сыйныфны тәмамлаган, ә Василиса быел мәктәпкә төшә. Ярослав, Ульяна һәм Тимофей балалар бакчасына йөри, ә Савелий һәм Устинья әлегә әнисе янында.
Башкортстанга Шабалиннар 2008 елда күчеп килә. Ана капиталы акчасына алар ике хуҗаа төзелгән йортның яртысын ала, соңыннан янкорма төзиләр. Хәзер малайлар һәм кызлар аерым бүлмәләрдә, зур булмаган балалар мәйданчыгы да бар.
Радий Хәбиров Светлана һәм Вячеслав белән аралашты, кирәкле ярдәм чараларын билгеләде һәм балалар үстерүдә уңышлар теләде, республиканың мондый гаиләләр белән горурлануын әйтте.
Читайте нас