Республиканың иң яхшы татар теле укытучысы Илмера Ахунова отпуск көннәрендәге тәэссоратлары белән бүлеште.
Артистлар тормышы белән күпләр кызыксына, аларның кайсы якларда, нинди утрауларда ял итүләре турында барысының да беләсе килә. Ә менә гади укытучыларыбыз җәйге ялын ничек үткәрә икән?
Бүген редакциябезгә ашыгып кына Илеш районының Базытамак мәктәбе укытучысы, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2017” конкурсы җиңүчесе Илмера Ахунова кереп чыкты. Күптән түгел генә Соль-Илецкида ял итеп кайткан икән, Кара диңгез буенда кызынып кайтканнардан бер дә ким түгел, “загар”ы үзенә килешеп тора.
— Укытучылар җәй башлану белән ялга китә алмый, әлбәттә. Башта чыгарылыш укучыларын - БДИга, 9нчы сыйныфларны төп дәүләт имтиханына әзерләдем. Татар теленнән 8 укучым диктант язды, барысы да “бишле”гә язып сөендерде. Укучылар белән бергәләп мәктәп бакчасында да, көндезге ял лагеренда да эшләдек. 24 июньдә отпускыга чыктым. Авыл укытучысына өйдә дә эш тезелеп тора инде: печән әзерләдек, бакчада бәрәңге утадык, күмдек, җиләк күп булды быел, аны вакытында эшкәртергә кирәк.
Ниһаять, июль уртасында иптәшем Рәмил Фәнис улы белән өч көнгә Соль-Илецкига ялга, сәламәтлегебезне ныгытып кайтырга киттек. Без анда ел саен барырга тырышабыз. Элек балалар белән бергәләп бара идек. Хәзер улым белән кызым безне ялга җибәреп, дөнья көттеләр. Өйдә әнкәй дә бар, ул да ярдәм итә, олы яшьтә булса да, тәмле итеп ашарга да пешерә.
Менә шулай яңа уку елына көч-дәрт туплап, сәламәтлекне ныгытып, тыныч күңел белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Кайту белән тик торырга бер генә минут та вакыт юк. Бүген укучыларым белән Уфага килдем. Унберенче сыйныфны 7 укучы тәмамлады, шуларның 4се үзебезнең югары уку йортларының татар бүлекләренә укырга керә. Укучыларымның бу юлны сайлавына бик шатланам һәм аларның киләчәге уңышлы булуына ышанам, — ди Илмера Галиәкрам кызы.