+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 июль 2019, 06:45

Апасы кыйнаган ингуш кызының хәле яхшыра

Балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты табиблары кызның сул кулы ампутациясен булдырмауга ирешкән.

Балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты табиблары кызның сул кулы ампутациясен булдырмауга ирешкән.
"Уздырылган терапия сул кул ампутациясен булдырмаска мөмкинлек биргән", — дип хәбәр итә "РИА Новости".
Фәнни-тикшеренү институтында «өйдә кулларны каты итеп бинтлау аркасында, ике көннән артык вакыт эчендә нервлар зыян күргән, нәтиҗәдә, кызның сул кулы хәрәкәтләнми һәм сизгерлеге кимегән», дип әйтәләр. Гомумән алганда, аның хәле тотрыклы, дип билгеләп үтелә. Кызның аппетиты яхшы һәм аны «эакрынлап аякка бастыралар.
Шул ук вакытта, аның әнисе бу хәлләргә анык кына фикерен әйтә алмаган. Әмма Ингушетиядәге ирдән аерылган хатыннар балаларын кайтару өчен берләшә башлаган. Андагы кануннарга ярашлы, аерылышканда баланы анасына бирмиләр, аны ирнең туганнары карый икән.
Күптән түгел Дагыстанда үсмер кыз үги анасы кулыннан үлгән. Аны да үз әнисеннән аерган булганнар.
Читайте нас