+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 июль 2019, 13:12

Гаиләдә җәнҗал чыгаручыларга башка төрле җәза бирергә кирәк

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев социаль челтәрләрдә популярлык алучы #МинемҮләсемКилми флешмобына аңлатма бирде.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев социаль челтәрләрдә популярлык алучы #МинемҮләсемКилми флешмобына аңлатма бирде.
"Гадәттә гаиләдә булган коточкыч вакыйгаларны җәмгыятькә чыгармайлар, әмма проблема, чыннан да, бар. Уфада гына да ел саен гаиләдә тавыш чыгуга бәйле 8 меңнән артык беркетмә төзелүе бу турыда фикер йөртергә сәбәп булып тора.
Моның өчен штраф каралган. Аны арттыру ягына бару дөрес булмас иде, чөнки штраф бер кешенең генә түгел, бөтен гаилә кесәсенә суга. Башка җаваплылык чараларын уйларга кирәк. Штрафлар хатын-кызларны һәм балаларны иң кирәкле әйберләрдән мәхрүм итә", - дип язган парламент Рәисе Константин Толкачев.
Читайте нас