+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 июль 2019, 03:47

Кампаниянең яңа этабы башлана

“Интерфакс-Поволжье” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, комиссия рәисе урынбасары Марат Гадилов һәм секретаре Марина Долматова катнаштылар. Алар Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидатларны теркәү тәмамлану, сайлау кампаниясенең яңа этабы башлану турында сөйләде.

“Интерфакс-Поволжье” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, комиссия рәисе урынбасары Марат Гадилов һәм секретаре Марина Долматова катнаштылар. Алар Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидатларны теркәү тәмамлану, сайлау кампаниясенең яңа этабы башлану турында сөйләде.
Илона Макаренко республика Башлыгы вазыйфасына кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәүнең төгәлләнгән этабы нәтиҗәләренә тукталды, сайлауларга әзерлек эшләре, шул исәптән сайлау участокларын сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары, видеокүзәтү системалары белән тәэмин итү, сайлаучыларга булачак мөһим кампания турында хәбәр итүнең төрле формаларын куллану турында сөйләде. Журналистларның сорауларына җавап биреп, ул ачык һәм гадел сайлауларны үткәрү өчен тавыш бирү барышын күзәтүнең техник җиһазларын һәм тавышларны санау чараларын кулланырга, сайлауларны оештыручыларны өйрәтү, күзәтүчеләрне җәлеп итү, сайлау комиссияләренең бәйсезлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасына 11 кандидатның сигезе теркәлгән. Алар: “Бердәм Русия” партиясеннән - Радий Фәрит улы Хәбиров, ЛДПРдан – Иван Константинович Сухарев, “Гадел Русия”дән – Юрий Викторович Игнатьев, КПРФтан – Юнир Галимҗан улы Котлыгуҗин, “Гражданлык көче”ннән – Владимир Валериевич Барабаш, “Социаль гаделлек өчен Русия пенсионерлары партиясе”ннән – Владимир Юрьевич Кобзев, “Яблоко” партиясеннән – Зөлфия Риф кызы Гайсина, “Русия патриотлары”ннан Рәфис Фәиз улы Кадыйров.

24 июльдән Башкортстанда тавыш бирү көнендә (8 сентябрьдә) теркәү урынында була алмаган, әмма республикада булучы сайлаучылардан гаризалар кабул итү башлана. 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә һәм теләсә кайсы күпфунк-ция­ле үзәктә гаризалар кабул ителә. 28 августтан 4 сен-тябрьгә кадәр – теләсә кайсы участок сайлау комиссия­сендә.

Сайлаучы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын­да теркәлсә, гаризаны интернет аша да бирергә мөмкин.

Моннан тыш, 8 сентябрьдә Мәскәүдә 30 санлы сайлау участогы эшләячәк. Аларда бу көнне Башкортстан Башлыгын сайлауда тавыш бирергә мөмкин булачак. Моның өчен 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр дәүләт хезмәтлә­ре-нең бердәм порталы аша Мәскәүдә санлы сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза тапшырырга кирәк.

Башкортстанда урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларда 7 меңнән артык мандат алмаштырыла. 22 июльгә булган мәгълүматларга караганда, 15,4 меңгә якын кандидат теркәлгән, аларның яртысы диярлек – “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре. Сайлауларда үз-үзеңне күрсәтү төрендә 4,6 меңнән артык кандидат катнаша. Урындагы сайлауларда 14 сәяси партия үз кандидатларын күрсәтте, 11 партия вәкилләре теркәлгән.

8 сентябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайга 9нчы Солнечный сайлау округы (Уфаның Октябрь районы) һәм 16нчы Комсомол сайлау округы (Нефтекама шәһәре) буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк. Ике округ буенча 14 кандидат тәкъдим ителгән, һәр округта бишәр кеше теркәлгән.

— Сайлауны оештыруда иң мөһим үзгәреш — тавыш бирү вакытын ике сәгатькә арттыру, — диде Илона Макаренко. — Участок комиссияләре бер сәгатькә иртәрәк – сәгать 7дән эшләячәк һәм бер сәгатькә соңрак 21 сәгатьтә ябылачак. Хәзер төп бурыч – сайлаучыларның участокларга килүе. Без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сүзләренә караганда, якын арада сайлау кампаниясендә тагын үзгәрешләр булачак. Аерым алганда, танылган шәхесләр катнашлыгында сайлаучыларны активлаштыруга юнәлтелгән “Әйдә, сайлауга” дигән проектны гамәлгә ашыра башлау турында сүз бара.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас