102 яшьлек Нәкыя әби Галиева озын гомерле булуының серен шунда күрә
“Һәркемнең язмышы үз кулында” дисәләр дә, кайвакыт моның белән килешеп бетеп булмый, чөнки дөньяда барган вакыйгалар да кеше язмышын үзгәртә. Шулай ук, Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән гомер дә бәндә кулында түгел.
Нәкыя Галиева безнең илдә дәһшәтле үзгәрешләр барган чорда — 1917 елның 1 августында Илеш районының Абдулла авылында дөньяга килә. Аңа озакламый 102 яшь тула. Бүген ул Дүртөйле районының Семилетка поселогында кызы Зәнилә тәрбиясендә яши. Дөресрәге, алар анда кышны кышлый. Ә инде яз җитүгә әниле-кызлы авылга күченә. Нәкыя әбинең 11 оныгы, 17 оныкчыгы, 1 туруны бар. Ике кызы, улы исән-имин тормыш итә.
Мин Нәкыя әби янына килгәндә аның кул эше белән мәшгульлеген күреп бераз аптырадым. Күпне күреп, буразналанып беткән кулларына бәйләм энәләрен алып, җитез хәрәкәтләр белән бәйләм бәйли иде.
— Әнкәй елына 20дән артык пар оекбаш бәйли. Моңа кадәр җепне дә үзе эрләде, соңгы елларда гына, кулының көче китү сәбәпле, бу эшне башкара алмый. Гәзит, дини китаплар укый. Барлык исән һәм мәрхүм авылдашларына багышлап догалар кыла. Аллаһка шөкер, хәтере яхшы. 90 яшенә кадәр сарык, кәҗә, кош-корт асрады. Үз дөньясын үзе көтте. 2012 елдан гына мин аны үз яныма күчәргә күндерә алдым. Кышкылыкка Семилеткада яшибез дә, иртә яздан авылга кайтабыз. Туган якның һавасы да дәва, дип юкка әйтмиләр. Тагын — монда ул күнеккән, гомер иткән мохит, нигезе бит. Күрше-күлән, авылдашлар, авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Илвир Хәмидуллин игътибар һәм ихтирамнарыннан ташламый, көн дә кереп хәлен белә, — ди Нәкыя әбинең төпчек кызы Зәнилә Шакирова.
Мин ниндидер аңлатып бирә алмаслык җылылык, ихласлык, тынычлык бөркелгән әби янына утыруга, ул гомер йомгагының хәтер җепләрен сүтә башлады.
— Без гаиләдә ике генә кыз үстек. Икебез дә тәрбияле, тырыш булдык. Әти-әниемнәр хәлле тормыш көтте. Минем 7 сыйныф белемем бар. Заманына күрә бик укымышлы санала идем. Мәктәптә гарәп, латин, урыс алфавитларын өйрәндек. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, белемле итеп күреп, миңа биш авылдаш әбине укытуны йөкләттеләр. Аларга латин хәрефләре өйрәттем. Бик шук, үткер булдым.
Егерме бер яшемдә Бәләкәй Бишкурай авылына кияүгә чыктым. Булачак каенанам: “Абдулла авылыннан Сибәгатулла кызын хатынлыкка ал”, дип, улын минем янга җибәрә. Шулай бер-ике очрашкач, мин Муллагалигә ияреп, Бәләкәй Бишкурайга киттем. Булачак ирем йорт ишеген ачып керүгә: “Әнкәй! Яраткан киленеңне алып кайттым!” — диде. Менә шулай тормыш корып, яши башладык. Чынлап та каенанам белән бик тату гомер кичердек. Сугыш еллары авырлыгын да бергә күтәрдек. Иремне 1941 елда сугышка озатканда 2 яшьлек кызым бар һәм күкрәк астында тагын бер нарасыемның йөрәге тибә иде. Кызганыч, ул баламның гомере кыска булды.
Муллагали сугыш яланнарында сапер булып фашистлардан илебезне азат иткәндә, ирем төшемә керде. Имеш, миңа ике шинель бирделәр дә, берсен сайларга куштылар. Карыйм, берсе — өр-яңа, икенчесе — канга буялган, теткәләнеп беткән. Мин яңасын сайлап алдым. Шул төшемнән соң, иремнең каты яраланып, контузия алганлыгын хәбәр иттеләр.
Ирем сугыштан исән-имин кайткач, колхозда эшләде. Ул бик тырыш, уңган, гадел булды. Миңа һәрвакыт ярдәмчел мөгамәләдә иде. Аның белән 42 ел бергә иңгә-иң терәп тату тормыш иттек. Өч кыз, ике ул үстердек.
Барлык гомеребез колхозда эшләп үтте. Аны без үз кулларыбыз белән төзедек. Хәтеремдә, авылдашлар колхозлашуны төрлесе төрлечә кабул итте. Кемдер якты киләчәккә ышанды, кемдер шикләнде, икеләнде. Кичтән, колхозга керәбез дип, гариза язып, икенче көннең иртәсендә гаризаларын алучылар күп булды. Ничек кенә булмасын, колхоз тормышына да күнектек. Колхозга беренче трактор сатып алыр өчен акча җыю, аны авылдашлар белән каршы алу — бүгенгедәй хәтердә. Барлык эшләрне дә кул көче белән башкардык: урак урдык, ашлык суктык, орлыкны җилкәгә салып ташыдык.
Мин бервакытта да үткән тормышыма зарланмадым. Шулай булса да, үзәккә үтеп калган хатирәләр дә бар. Ул — Совет властеның бетмәс-төкәнмәс салым җыюы. Аларның күплеге, төрлелеге җанны кыйды. Ит, сөт, йон, йомырка, акча салымнарын тутырыр өчен армый-талмый, көне-төне эшләдек. Моңа өстәп, бигрәк юклык чорында яшәдек. Аякка кияргә — аяк киеме, өскә кияргә — күлмәк, башка бәйләргә алмаш яулык юк иде.
Тик ничек кенә булмасын, яшьлек хатирәсе булып балаларның үскән вакыты, гөрләп үткән сабантуйлар, ирем белән парлашып йөргән кичке уеннар һаман күз алдында.
Хәзерге заман — дөнья оҗмахы. Кеше кулы бер кнопкага басу белән ут яна, өй җылына, су ага. Безнең кебек ут кабызыр өчен керосин лампасына ягулык хәстәрләмиләр, утын урынына тирестән кирпеч сукмыйлар, көянтәләп су ташымыйлар. Безнең чор кешеләре күргән авырлыкларны яшьләргә күрергә язмасын. Алар күңелләрендә игелек, изгелек, иман булсын иде, — ди Нәкыя әби.