+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 июль 2019, 19:30

Луизаның "батырлыгын" кабатлаучы, кем ул?

"Берүзе яши, хәтта песие дә юк", диләр аның турында.

"Берүзе яши, хәтта песие дә юк", диләр аның турында.
Уфадагы "Открытие" банкының 39 яшьлек кассиры Лилия Азнабаева бер ай дәвамында банктан зур күләмдә акча алып чыккан, ә 22 июльдә ревизия алдыннан соңгы миллион сумны чәлдергән. Аның намусында - барлыгы 6,5 миллион сум.
Ул беркайда да качмаган, бәлки өлгермәгәндер. Акча юклыгын банк хезмәткәрләре белеп калган һәм шундук полициягә хәбәр иткән. Лилия үз фатирында тотылган.
Әйткәндәй, бу фатирны аның күптән түгел сатып алганлыгы, шушы уңайдан Корьән ашы үткәрүе билгеле. Бу хакта якындагы кибет хезмәткәрләре белдергән.
Банк өлкәсендә 18 ел эшләгән хатынны җинаятькә ахирәте этәргән, имеш. Лилия аңа акча биреп торырга, аннары кассага кире кайтарырга ниятләгән. Әле тикшерүчеләр шушы фараз өстендә эшли.
Читайте нас