Бүген Петровск балалар йорты тәрбияләнүчеләре “Динолэнд” паркында булды.
Бүген Уфаның “Динолэнд” күңел ачу паркы балалар тавышыннан гөрләп торды. Анда Петровск балалар йорты тәрбияләнүчеләре көннәрен бик мавыктыргыч үткәрде.
Балалар көнозыны динозаврларның яшәү мохитен һәм шартларын өйрәнде, аларның төрле төрләре белән фотога төште. Динозаврлар, чынлап та, тере кебек, тын алалар, кузгалалар.
Кызлар һәм малайларга катлаулы һәм мавыктыргыч квест үтәргә — югалган дусларны табарга, динозаврларны тәмләп карарга, су пистолетыннан атышырга һәм бик зур гамбургер ашарга да туры килде.
Төштән соң балалар Рамил Бәдамшин белән бергәләп гитарага кушылып җырлады. Ул, балаларның якын дусты буларак, аларның барлык җырларын да яхшы белә икән. Пешекче Пак үзенчәлекле туңдырма ясарга өйрәтте.
Балаларның күңелле бәйрәмен уртаклашырга республика җитәкчесенең җәмәгате Каринэ Хәбирова да килгән иде.
— Балаларны яңа урынга алып килеп күрсәтү бик мөһим. Без үзебезнең балаларны төрле паркларга йөрткән кебек, башкаларга да шундый ук мөмкинлек тудырырга тиешбез. Бу аларда яхшы тәэссоратлар тудыра, ә бу - балалар өчен иң мөһиме, — ди ул.
“Динолэнд” — Русиядәге иң зур һәм уникаль тематик паркларның берсе. Биредә 85 динозавр фигурасы куелган.
Җәйнең беренче айларында бу паркка республиканың берничә балалар йортыннан тәрбияләнүчеләр килде. Каникуллар вакытында балаларның тагын да шулай күпләп килүе көтелә.