И, ул балачакның тәм-томнар белән тулы серле “лафкасы”... Анда сугышта бер аягын өздереп кайткан Фәтхел абзый эшли иде. Һәр адымга шыгырдап җавап биргән буялмаган такта идәнгә агач “аягы”н, тагын таягын да тукылдатып йөрүе генә ни тора?! Тын алырга да куркып торасың шулай... Ниһаять, абыйлар — “Беломорын”, апалар чәй-шикәрен алып бетергәч, сатучы абзый сине күреп ала.
— И-и-и, күрми дә торам, бу нинди чибәр кыз килгән безгә? Нәрсә аласың, кызым? — дип, агач чутын шытырдатып ала абзый.
— Менә моңа нәрсә килә инде...
Чибәр әби туган көнгә ел да 2 сум акча бирә. Аның берсен маяга салып куясың да, берсен тотып, “лафка”га чабасың.
— О-о-о, моның белән ярты авылны сыйларга була! — ди абзый һәм киштәгә үрелә.
Нәнәй кибеткә йөрергә дип теккән чүпрәк сумкага күчтәнәчләр тула — “Кис-кис” ирисе, авызда эри торган печенье, вафли кебек әйберләр. Кечерәк булса да, бер шоколад та шунда төшеп югала.
— Фәттел абзый, әттәгә килки дә бир инде!
Абзый үзе буйлык диярлек имән мичкәне ачып җибәрә. Анда кара борыч борчаклары, тагын әллә нинди тәмләткечләре белән хуш ис таратучы су эчендә балыклар ялтыраша. Аларны соскы белән капчыкка сала да, бераз карап торгач, кулы белән дә берничәне өсти абзый.
— Әттәңә сәлам әйт, кич килеп урар әле, — ди сатучы һәм арырак торучы мичкәгә карап ала. Анысын минем алда ачканы юк, өлкәннәр килгәч кенә ачыла торган мичкәдә ни буладыр, белмәссең...
Чүпрәк сумка ярыйсы гына тула. Әмма үзе бер дә авыр түгел! Кайтканда ук Фидәлияләргә туктыйсың. Анда бераз бушап та кала әле. Кайта-кайта тагын берничә “тукталыш”... Әмма чүпрәк сумканы бөтенләй бушатырга ярамый, нәнәй белән Чибәр әбигә чәй эчкәндә капкаларга да калдырырга кирәк. Әнкәйгә бирсәң, барыбер кире кайтара инде ул...
Ә Уфага баргач, мине бик зур лафкага алып керделәр. Әттәкәем-инәкәем! Ни генә юк монда! Киштәләре пыяла, идәне дә таштан. Ә сатучылары барысы да бертуганнар микәнни — бигрәк охшашлар! Бертөрле киенгәннәр, чәчләрен дә бертөрле өйгәннәр, иреннәре дә бертөсле... Ә кая соң бу лафканың Фәттелееее...
Кычкырып елап җибәрүемә әткәй мине күтәреп алды.
— Елама, кызым, хәзер мин сиңа курчак алып бирәм!
— Кирәкми миңа курчааак, Фәттел бабай кая?!
— Курчак кирәкмәгәч, нәрсә алабыз соң, әйт, ни теләсәң, шуны сайла, — дип кушыла зүрнәй безгә.
Шунда мин вакыйганың үземнең файдага борылуын чамалыйм. Әткәй кочагыннан шуып төшәм дә, бая ук күз явын алып, ымсындырып торган шәмәхә кызыл уенчык пианиноны барып кочаклыйм.
— Әткәңнең ярты айлык эш хакы, — дип караган иде дә әнкәй, әткәй паспорт артына кыстырылган кызыл унлыкларны чыгарып өлгерде. Аларның берсен зүрнәй кире кыстырып куйды да үзеннән өстәде.
Матур да түгел инде лафкалары, ә кызыл пианино болай ярыйсы...
Авылымда бүген кибетләр күп. Шәһәр “лафка”ларына да күнегелде. Әмма күңел балачактагы такта идәнлесен сагына. Агач аяклы Фәтхелбаян абзый, урының җәннәттә булсын...