28 июль – Хәрби-диңгез флоты көне
Бу көн – “хәрби диңгезче” исемен горур йөрткән, үзенең гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, Хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөр-мәт иткән чын ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме ул.
Хәрби-диңгез флотында хезмәт итү беренче чакыру белән Туган илне якларга җан атып торган батыр һәм кыю кешеләр эше. Русиялеләр һәрвакыт хәрби диңгезчеләре белән горурланды. Алар ил тарихына күркәм сәхифәләр язган.
Флот бәйрәменең зур тарихы бар. 1714 елның 7 августында Петр I җитәкчелегендә Русия флоты Гангутта (шведлар белән алышта) беренче җиңүгә ирешә. Шул көннән башлап диңгездә корабларны тезеп, тамаша оештыру, пушкалардан ату традициясе барлыкка килә.
1923 елда “Кызыл флот атнасы” булган. Бу көнне митинг, өмәләр оештырылган, флотка ярдәм күрсәтү буенча акчалар җәлеп ителгән. 1939 елның 24 июлендә Советлар Союзы флоты адмиралы Николай Кузнецов бәйрәмне зурлап үткәрү тәкъдиме белән чыга. 1980 елдан ул июльнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә башлый. Бүгенге бәйрәм 2006 елның 31 маенда Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган.
1696 елның 30 октябрендә Бояр думасы “Морским судам быть...” дигән карар чыгара. Шулай итеп, шул елның кышында беренче кораб һәм зур көймәләр төзелә. Болар барысы да Архангельскида, Петербург һәм Ладогада хәрби кораблар төзелешенә, шулай ук флотилия барлыкка килүгә һәм бихисап мөһим географик ачышлар ясалуга этәргеч бирә. 1718 елда Хәрби-диңгез флоты идарәсенең иң югары органы — Адмиралтейство коллегиясе барлыкка килә, ике елдан Диңгез уставы кабул ителә. Документта Хәрби-диңгез флоты эшчәнлеге принциплары, кадрлар әзерләү һәм хәрби хәрәкәтләр оештыру карала. XIX гасыр башында Русия Хәрби-диңгез флоты, Бөекбритания белән Франция-дән кала, күләме буенча өчен-че урынны били һәм Кара диң-гез белән Балтыйк флотларыннан, Каспий, Ак диңгез, Охотск флотилияләреннән тора. Бүген Русия чикләрен диңгезләрдә Балтыйк, Кара диңгез, Тын океан, Төньяк флотлары, шулай ук Каспий флотилиясе саклый.
Балтыйк флоты иң борынгылардан санала. Аңа 1703 елда нигез салына. Ул вакытта Петр I җитәкчелегендәге Преображенск һәм Семенов полклары солдатлары 30 көймәдә беренче хәрби җиңүгә ирешә. Алар Нева тамагында ике швед корабын тар-мар итә. Бүген төп база пунктлары Балтыйк буенда һәм Кронштадта урнашкан.
Петр I Каспий флотилия-сенә дә нигез салган. Бу 1722 елда була. Бүгенге флотилия составында сакчы һәм кече хәрби кораблар, траллар һәм катерлар бар.
Тын океан флоты тарихы Анна Иоанновна идарә иткән чорга барып тоташа. 1731 елда аның указы белән базасы Охотск диңгезендә булган флотилия оештырыла. Ерак Көнчыгышта бу беренче Русия хәрби-диңгез оешмасы була. Бүген Атом-төш стратегик көчләрен хәрби әзерлектә тоту, Русиянең икътисади зонасын саклау, кораблар хәвефсез-леген тәэмин итү — Тын океан флотының төп бурычлары.
Кара диңгез флотына, тарихтан мәгълүм булуынча, Кырым Русиягә кушылганнан соң, 1783 елда нигез салына.
Русия флотларының иң яше — Төньяк флоты, ул 1933 елда барлыкка килә. Әлеге вакытта ул “Адмирал Кузнецов” авиакрейсеры белән дан тота.
Русия бүген дә дөньяда иң көчле диңгез флотына ия илләрнең берсе булып кала.
Республикабыздан 43 меңнән артык кеше Русиянең Хәрби-диңгез флотында хез-мәт иткән. Башкортстан иле-безгә 35 адмирал биргән.
Башкортстан үзенең диң-гезчеләрен лаеклы бәһали дә белә. Русиядә беренче булып безнең республикада Диңгезчеләр җыены оештырыла. Аның беренче рәисе итеп легендар су асты көймәсе командиры, беренче ранг капитаны Юрий Могильник сайлана. Бүген бу абруйлы оешманы Юлай Моратов җитәкли. Аның урынбасары, 2нче ранг капитаны Алексей Кареев мөхәр-рирлегендә “Башкортстан диң-гезчеләре Ватанга хезмәттә” дигән берничә китап дөнья күрде.
Шунысы сөенечле: элекке хәрби диңгезчеләр арасында бүген уңышлы малтабарлар да күп кенә, алар Диңгезчеләр җыены эшчәнлегенә булышлык итә, шуңа финанс мәсьәләләре дә җиңел хәл ителә. Шулай ук, 2012 елдан “Урал” фонды да диңгезчеләргә яр-дәм итә. Шулай Адмираллар һәм генераллар клубы да булдырылды. Башкортстанда диң-гезчеләрнең мемориаль комплексы бар, Хәрби диңгез-челәр музее эшләп килә.
Бүген без флотта хәрби әзерлекнең яңаруы, дәүләт һәм Кораллы Көчләрнең югары җитәкчелеге тарафыннан аның ихтыяҗларына игътибар арту турында горурланып сөйлибез. Хәрби традицияләргә тугры Русия Хәрби-диңгез флоты үз хәрби куәтен арттыра.
Хәрби-диңгез флоты көне безгә данлы үткәннәр турында һәм Русиянең бүген диңгез державасы булуы хакында искә төшерә.
Бу көнне без хәрби диңгез-челәр буынының хезмәтләре турында горурланып сөйлибез, күрсәткән фидакарьлекләре, Ватаныбызның бәйсезлеге өчен аларга рәхмәт белдерә-без. Хөрмәтле диңгезчеләр! Флотка, хәрби хезмәткә салган хезмәтегез өчен ихлас хөр-мәтебезне кабул итегез!