+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июль 2019, 14:16

Диңгезгә барганда үлемен тапканнар

Волгоград өлкәсендә үлемечле юл фаҗигасендә якташыбыз гаепле дип фаразлана.

Волгоград өлкәсендә үлемечле юл фаҗигасендә якташыбыз гаепле дип фаразлана.
Пермь краеннан яшь гаилә ”Киа” автомобилендә җылы якка ял итәргә китеп барганда юл-транспорт фажигасенә очрый.
29 яшьлек Оксана һәм аның ире Дмитрий Тарасовлар шунда ук һәләк була. Биш яшьлек кызлары авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла.
Фаҗигадә Башкортстан кешесе гаепле, дип фаразлана. Ул “Тойота” автомобилендә хәвефле хәрәкәт ясый, нәтиҗдә, “Киа”ны каршыга килүче автобус каршына чыгара, алар бәрелешә.
Ир фаҗига урыныннан кача. Тик 10 чакрым үткәч кенә аны туктатып, кире боралар. Ул гаебен танымый.
Читайте нас