+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 июль 2019, 04:11

Законны белү алданудан саклый!

Кулланучылар хокуклары тиешенчә якланамы?

Кулланучылар хокуклары тиешенчә якланамы?


* Еш очрый торган хәл – куллану вакыты чыккан товар. Кулланучының сыйфатлы товар таләп итәргә хокукы бар. Югарыда телгә алынган канунның 18 мәддәсенә нигезләнеп, сатучыга сыйфатсыз товарны алмаштырсыннар, яки акчаны кире бирсеннәр өчен илтеп бирергә була.


Әгәр дә чек югалган икән, ике шаһитны табарга кирәк, алар товарның нәкъ менә бу сәүдә үзәгеннән алынганлыгын раслый. Моннан тыш, хәзер кибетләрдә видеокүзәтү алып барыла, алардагы язмалар нәкъ менә сатып алу фактын расларга ярдәм итә дә инде. Әгәр бер конкрет кибеттә срогы чыккан товар сату еш кабатлана башлаган икән, “Роспотребнадзор”га шикаять белдерергә була.

* Безгә таныш булган тагын бер проблема – очы-кырые булмаган экспертиза. Кулланучы товарны кибеткә кире тапшырырга һәм, ниһаять, акчасын алырга тели, ә сатучы анализга җибәрүне таләп итә. Анализ ясау вакыты – 10 көн. Түбән сыйфатлы товарны яңасына алмаштыру срогы, экспертизаны да исәпкә алып – 20 көн.

* Әгәр дә сезнең белән моңа охшаш кү­ңелсезлекләр килеп чыккан икән, кулланучылар хокукларын яклау органына мөрәҗәгать итегез.

Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының юридик һәм почта адресы:

450008, Башкортстан Республикасы,

Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 13 санлы йорт.

Кабул итү бүлмәсе телефоны:

+7(347)218-09-58.
Читайте нас