Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә республиканы җитәкләүгә дәгъва итүче кандидатларның матди мөмкинлекләрен чагыштырдылар.
Алар арасында Шәһәр проектлары үсеше фондына нигез салучы һәм аны җитәкләүче Владимир Барабаш алдынгы урынга чыга. Узган елда ул 6 миллион сум акча эшләгән. Аның 138 квадрат метрлы ике фатиры һәм ике автомобиле бар.
Радий Хәбиров исә 4 миллион сум акча эшләгән, аның 82,5 квадрат метрлы йорты һәм 913 квадрат метрлы җир биләмәсе бар.
ЛДПРдан кандидат Иван Сухарев 2018 елда 5 миллион сумга якын акча эшләгән.
"Яблоко" фиркасеннән кандидат Зөлфия Гайсина 2 миллион сум акча эшләгән, аның 73 квадрат метрлы фатирда өлеше бар.
Корылтай депутаты Юрий Игнатьев узган елда 1 миллион 800 мең сум акча эшләгән. Аның 61,4 квадрат метрлы йорты, 60,3 квадрат метрлы фатиры, 750 квадрат метрлы җир биләмәсе, ике авомобиле бар.
Рәфис Кадыйровның йорты да, җире дә, машинасы да юк. Узган елда аның табышы 195 мең сумга җиткән.