Моңа аның бер хыялый җанатары гаепле.
Җырчының игътибарын үзенә җәлеп итү өчен ул төнлә аның йорты алдында торган "Мерседес"ын ваткан.
Сигнализация чиный башлагач, Земфира тәрәзәсеннән күз салса, машинаның карарлыгы калмаган, ди...
35 яшьлек фанат тотылган. Ул йөк ташучы булып эшли. Земфираның иҗатына гашыйк икән. Ләкин соңгысы, нишләптер, моны аңламаган. Һәм бахыр егет мәхәббәтен үзенчә аңлатырга булган.
Хәзер бу кылыгы өчен закон буенча җавап бирәчәк.