Ир-егет үзенең батырлыгын 30 елдан соң кабатлады.
Инҗәр елгасында бер ир батып баручы ике кешене коткарган. 13 июльдә, эссе шимбә көнне, елгада ял итүчеләр күп булган. Алар арасында хатыны белән Радик Сәлахов та ял иткәннәр.
- Мин бер баланың су астына китүенә игътибар иттем. Ниндидер сәер йөзү стиле, дип уйлап куйдым. Тик икенче кыз да аның артыннан су астына киткәч, батканнарын аңладым, – ди Радик.
Өлкәнрәк кыз һәм яшь бала батып барган булганнар. Алар агым белән тирән чокырлы урынга эләккән. Бала йөзә белмәгән һәм бата башлаган. Бу вакытта кыз үз артыннан апасын да тартып алган.
Алар янына Радик килеп җиткәч, куркып калган кызлар аны да су төбенә тарта башлаган. Ир аларны читкә таба су астыннан этәргә булган. Күпмедер вакыттан соң ярга кадәр этеп чыгарган.
Соңрак Радик Сәлаховның моңа кадәр дә батучыларны коткарган булганлыгы ачыкланды. 1989 елда ул Коми Республикасында 5 яшьлек кызны коткарган икән. Һәм менә, 30 елдан соң, ул батырлыгын кабатлады.