"ВКонтакте" социаль челтәрендә килеп төшкән бу хат йөрәк өянәгенә сәбәпче була язды.
Анда икетуган сеңлем туган апаның таксида авариягә таруы, могҗиза белән генә исән калуы турында бәян итә.
Имеш, водитель үлгән, апа комада. Аннары нинди җәрәхәтләр алуын тәфсилләп яза - арка сөяге, кулы, 4 бармагы сынган, бите сыдырылган, сеңерләре өзелгән.... Акча кирәк, карта номеры да куелган.
Таныш номерны җыя алмыйча күпме утырганмындыр... Йөрәк чәнчә башлауга айнып киткәндәй булдым. Дару каптым да янә бер тапкыр "ВКонтакте"дагы таныш биткә кердем.
Акаунтка ук "Меня взломали!" дип язылган. Тынычлана төштем. Шимбә иртәсе иде, шалтыратып, үзе белән сөйләшкәнче тагын бераз вакыт узды.
Баксаң, ул интернет-магазиннан нидер сатып алган булган, сатучыга карта номерын хәбәр иткән. Аның паролен ничек ватып кергәннәрдер, анысы билгесез...
Һәрберебездә әллә ничә карта, күбесе телефонга бәйләнгән. Сак булырга инде...