+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 июль 2019, 06:39

Татарстандагы борынгы каберлектә гигант кешеләр җирләнмәгән

Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы авылы янында табылган борынгы каберлектә биредә яшәгән кешеләр күмелгән. Анда буе гадәти булмаган кешеләрнең сөякләре юк. Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет милли комитеты (ИКОМОС) вице-президенты Рафаэль Вәлиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

Журналистлар белән әңгәмә Казанда узучы Үзәк Азия һәм Русиянең тарихи мирасын саклауга багышланган халыкара форум кысаларында оештырылды. Рафаэль Вәлиев социаль челтәрләрдә таралган, Иске Кыязлы авылы янындагы борынгы каберлектә табылган скелетлар 2,8, хәтта 3 метр озынлыгында булып чыккан, дигән имеш-мимешләргә аңлатма бирде.
«Бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми, анда биредә яшәүче кешеләр җирләнгән. Галимнәр алдында әлеге борынгы каберлектә антропологик тикшеренүләр үткәрү бурычы тора. Анда монголларга кадәрге чорда, шулай ук Алтын Урда дәверендә яшәгән кешеләр күмелгән, дигән мәгълүмат бар. Әмма бернинди әйберләр дә юк, шуңа күрә тәгаен әйтүе кыен», - дип аңлатты ул.
Шул ук вакытта, галим искәрткәнчә, бу каберлеккә бәйле очрак мәдәни-тарихи һәйкәлләргә карата җаваплы мөнәсәбәт урнашуын күрсәтә.
«Әлеге борынгы каберлеккә хуҗалык эшләре вакытында тап булганнар. Республика территориясендә күп кенә инфраструктура – юллар, нефть- һәм газүткәргечләр һ.б. төзелә. Шунысы мөһим: бездә хәзер мондый эшләр археологик эзләнүләрдән соң гына үткәрелә», - ди Рафаэль Вәлиев.
Читайте нас