Тәһранда Иран башкаласының элекке мэры һәм илнең элекке вице-президенты Мөхәммәд Али Нәҗафи үлем җәзасына хөкем ителгән.
Суд органнарының рәсми вәкиле Голәмә Хөсәен Эсмаэлига сылтама белән “Mehr” агентлыгы хәбәр иткәнчә, сәясәтче хатынын үтерүдә гаепле дип табылган.
Май азагында Тәһранның элекке мэрының шәһәрнең элита районнарының берсендә хатынын атып үтерүе хакында хәбәр ителгән иде. Нәҗафи полициягә үзе килә һәм хатынын үтерүен таный. Тәһран мэры вазыйфасын ул 2017 елның августыннан 2018 елның апреленә кадәр башкарды, мәгариф министрлыгын һәм Иранның югары белем бирү министрлыгын җитәкләде, дип хәбәр итә “Ислам тудей” сайты.