Җырчы коточкыч тетрәнүләре белән уртаклаша.
Лилия Муллагалиеваның апасы, тын алуы авырлашып, флюорография үтәргә килгән һәм бер табибның ялган заключение язып бирүе аркасында харап була язган.
Табиб аның үпкәсендә бер начар шик тә тапмый һәм апасы тынычланып арытаба эшләп йөри. Тын алуы бөтенләй авырлашкач, дәваханәгә китерәләр. Баксаң, аның ярты үпкәсенә су тулган була.
Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итә. Лилиянең язылучылары да бу хәлгә битараф калмаган. Әлеге язма астында кайбер табибларның белем дәрәҗәсе түбән булуга зарланган комментарийлар язып калдырганнар.
«Министрлыкка мөрәҗәгать итәсегез бар иде инде», — дигән эчтәлектәге фикер калдыручылар да бар.
Лилия Муллагалиева анда да хат язган. Ләкин халык бу хакта тизрәк белсен өчен Инстаграмда да хәбәр итәргә булган.
«Шушы табиб аркасында күпме кеше харап булды икән?» — ди җырчы һәм башкаларны сак булырга өнди.