Шаран районында, картлар йортында.
Кияүгә - 55, киленгә - 75 яшь. Алар ике ел элек танышкан.
Анатолий Ивановичның сүзләре буенча, Миңлифә апага ул бер күрүдән гашыйк булган. Ә яшь килен ялындырган. Анатолий дәдәйнең хисләре чын булуына инангач кына ризалыгын биргән.
Картлар йортында Почуевлар гаиләсе оешу уңаеннан чәй табыны корылган. Яшь килен белән кияүгә туй бүләге итеп аерым бүлмә биргәннәр.