+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июль 2019, 12:57

Полиция хезмәткәрен кортлар чагып үтергән

Мишкә районында булган бу хәл бөтен халыкны тетрәндергән.

Мишкә районында булган бу хәл бөтен халыкны тетрәндергән.
Хокук сакчысы гаиләсе белән бер авылга кунакка килгән булган. Кичен аның муенын берничә корт чаккан. Һәм шунда ук тын алуы авырлашкан. Кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
Мәрхүмнең өч баласы ятим калган.
Табиблар белдерүенчә, корт чакканнан соң кешедә анафилактик шок булуы мөмкин. Корт агуы кешенең иммунитетын бетерү көченә ия. Шуңа күрә умарталыклар янында сак булыгыз!
Читайте нас