+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 июль 2019, 11:20

“Инцидент” тукталыш та куйдыра

Республикада яшәүчеләрнең социаль челтәрләр аша белдерелүче дәгъва-үтенечләрен күреп, хәл итүдә ярдәмләшүгә юнәлтелгән “Инцидент” программасы нәтиҗәле эшли.

Республикада яшәүчеләрнең социаль челтәрләр аша белдерелүче дәгъва-үтенечләрен күреп, хәл итүдә ярдәмләшүгә юнәлтелгән “Инцидент” программасы нәтиҗәле эшли.
Күгәрчен районының Новохвалынский хуторында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә район советы депутаты, юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгатендә давыл вакытында тукталышның түбәсен давыл куптарып алып китүе турында язган. Шушы оешма хезмәткәрләренең өч еллап элек аны профнастил белән әйләндереп алуларын, черек такталарны да шунда ук калдыруларын, ә бик тә уңайлы эскәмияләрне бөтенләй алып ташлауларын да хәбәр иткәннәр. Шулай итеп төрле авыллардан килеп, тукталышта транспорт көтүчеләргә яңгыр-кардан ышыкланырга мөмкинлек, утырырга урын да калмаган. “Бәлки сезнең эшчеләр түбәсен ябып, эскәмияләр куярлар”, – диелә 4 июльдә язылган мөрәҗәгатьтә.
Күгәрчен юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы Ринат Янбетов бу хатка биргән җавабында 15 июльгә тукталыш ремонтланачагын әйткән, халыктан милеккә сакчыл карауны да үтенгән.
Ә 15 июльдә идарә җитәкчесе әлеге мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтып, тукталышның ремонтануы турында отчет биргән, аның фотосын теркәргә дә онытмаган.
Читайте нас