+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 июль 2019, 08:38

Шакшы йортта, 25 эт арасында - 6 яшьлек бала!

Саратов шәһәрендә алты яшьлек кыз бала яши торган бу йортта 25 эт, ике песи һәм бер куян асралган. Полиция хезмәткәрләре бу кызны әнисеннән тартып алган.

Саратов шәһәрендә алты яшьлек кыз бала яши торган бу йортта 25 эт, ике песи һәм бер куян асралган. Полиция хезмәткәрләре бу кызны әнисеннән тартып алган.
"Анда кичекмәстән балигъ булмаган балалар эшләре буенча хезмәт (ПНД) вәкилләре барды. Алар бинаны тикшерде, баланы гаиләдән алып китү турында карар кабул иттеләр. Алты яшьлек кыз бала реабилитация үзәгенә урнаштырылды", - ди өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия Захарова.
Аның сүзләренчә, быелның май аена кадәр бу гаилә профилактик исәптә торган. Сәбәбе - йортта антисанитария шартлары.
"Берничә ел элек тә шушыңа охшаш очрак булды. ПДН хезмәткәрләре аңлатканча, баланың анасы тәртибен үзгәртте, өен җыештырды, аны махсус исәптә калдыру өчен нигез калмады", - ди ул.
Биредәге 16 этне хайваннарны яклаучылар алып киткән. Кызның әнисе аларны, урлашуда гаепләп, судка биргән.
Эт кадере дә күрсәтмәгән баласын ана кайтара алырмы-юкмы, әлегә билгесез.
Читайте нас