Эшләр шуңа таба бара: Русиядә алкогольле эчемлекләр торак районнардан еракта махсуслашкан кибетләрдә генә сатылачак, ди. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш психиатр-наркологы Евгений Брюн белдергән.
“Барлык алкоголь торак районнарда түгел, ә кеше сирәк йөргән яисә тораклардан ерак урнашкан урыннардагы зур алкомаркетларга чыгарылырга тиеш”, — дигән ул. Мондый чикләүләр зур шәһәрләрдә генә мөмкин. Авылларда алкогольне еракка алып китеп сату барып чыкмаячак, шуңа күрә аларда спиртлы эчемлекләр сатарга мөмкин булган сәгатьләрне кыскарту зарур.
Июньдә илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәкене һәм алкогольне сатуга махсуслашкан кибетләр ачу турында закон проектын хуплады. Ведомствода, мондый чикләүләр аларны куллануны киметәчәк, дигән фикердәләр.
Депутатлар бу тыюны “Сәүдә эшчән-леген дәүләт көйләве нигезләре турында” Законга беркетергә тәкъдим итә.
Ләкин моңа каршылар да бар. Әйтик, Ваклап сату компанияләре ассоциациясе тәмәке һәм алкоголь сатуның бүгенге форматы да тиешле дәрәҗәдә катгый дигән фикердә: яшь буенча да, вакыт буенча да чикләүләр бар. Аларны махсуслашкан кибетләргә озату алкогольне куллануны киметмәячәк, ә менә әлеге вакытта аны сатучы кибетләрнең кереме төшәчәк.
Бүген илдә 250 мең сәүдә ноктасы алкоголь сата, депутатлар башлангычы хупланса, бу аларның күпләп ябылуына китерәчәк.
Шулай ук, бу идеягә Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Икътисади үсеш министрлыгы да каршы. Аларда, махсуслашкан кибетләр ачу башка сәүдә нокталарында кире чагылыш табачак, дип исәплиләр.
“Сәламәт төбәкләр” иҗтимагый ассоциациясе идарәсе рәисе Алексей Шабашов, депутатның бу башлангычы Скандинавия илләреннән кертелгән дип уйлый. Мәсәлән, Швециядә гадәти кибетләрдә 2,4 процент катылыктагы сыраны гына сатып алырга мөмкин, ә калган алкоголь махсуслашкан кибетләрдә генә бар. Эксперт бу чикләүләргә риза. Ул алкоголь белән тәмәкене башка товарлардан аерып кына калмый, кибетләр санын да киметү яклы. Югыйсә, былтыр Русиядә алкоголь сату 4,6 процентка арткан.
Кайбер мәгълүматлар буенча, русия-леләр ешрак эчә башлаган: аена бер-ике тапкыр алкоголь кулланучылар саны соңгы биш елда 24,9 проценттан 32 процентка кадәр арткан. Атнасына бер тапкыр эчүчеләр саны да арта, аның урынына бәйрәмнәрдә генә кулланучылар саны кими.