+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 август 2019, 09:54

Эх, шул борылмалар...

Уфа дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә кичә кич булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр.

Уфа дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә кичә кич булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр.
28 яшьлек ир-егет «Шкода Рапид» автомобиле руле артында Уфаның Затон бистәсе юлыннан китеп барган булган.
Егет, борылышта машина белән идарә итә алмыйча, юл читенә чыгып китә һәм электр баганасына бәрелә.
Фаҗига урынына медицина хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм аңа ярдәм күрсәткән. Бәхеткә, ул җитди җәрәхәтләр алмаган һәм аны өенә озатканнар.
Читайте нас