+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 август 2019, 08:34

“Җеннәрен куарга” теләп, улын кәшәкә белән кыйнаган

29 яшьлек хатын 12 яшьлек улын кансыз рәвештә җәберләүдә гаепләнә.

29 яшьлек хатын 12 яшьлек улын кансыз рәвештә җәберләүдә гаепләнә.
25 июльдә Түбән Новгород шәһәрендәге бер фатирда бәйләнгән 12 яшьлек малай табылган.
Әнисе аның кулларын бәйләгән һәм, тавышы чыкмасын өчен димедрол кадап, хоккей кәшәкәсе белән кыйнаган. Бала аңлатуынча, әнисе шул рәвешле аның “җеннәрен куарга” теләгән.
Бу хатынның янә бер генә айлык кызы да бар. Әле малайны – социаль реабилитация үзәгенә, кызчыкны медицина учреждениесенә урнаштырганнар.
Кансыз хатын кулган алынган. Аңа суд-психиатрия тикшеренүе үткәреләчәк.
Читайте нас