+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 август 2019, 09:01

Лариса Гузеева: “Беренче ирем мине дөмбәсләде генә...”

Алкоголизм проблемасы “Давай поженимся!” программасын алып баручы Лариса Гузееваны да читләтеп үтмәгән. Гомеренең бер чорын ул шушы яман гадәткә каршы көрәштә үткәргән.

Алкоголизм проблемасы “Давай поженимся!” программасын алып баручы Лариса Гузееваны да читләтеп үтмәгән. Гомеренең бер чорын ул шушы яман гадәткә каршы көрәштә үткәргән.
Бер тапшыруда тануынча, Лариса беренче наркоман ире белән яшәгәндә аның кыйнауларыннан газап чиккән. “Ул мине дөмбәсләде генә. Дөрес эшләгән. Әл дә ярый үтермәгән. Ул, гантель белән чигәмә суккалап, күз алмаларым зураямы-юкмы, шуны карый иде. Мине гантельләр белән тукмап ләззәт ала иде”, — ди ул.

Актриса иреннән китәргә карар итә, ләкин алкоголизмга каршы көрәш моның белән генә тукталмый. Икенче ире, актер Каха Толордава белән никахта да аның эчеп ала торган гадәте булган. Гузеева аракы шешәләрен яшереп куярга һәм кеше күрмәгәндә алып йотып куярга гадәтләнә. Бу хакта ире белеп калып, эчәргә ярамаганлыгын исенә төшереп торган булган.

Лариса Гузеева үзенең элек алкогольгә бәйле булуы турында беренче кабат кына сөйләми. Бу проблема тәүге никахында — режиссер ассистенты Илья белән яшәгәндә барлыкка килә. Һәм, билгеле булуынча, проблема шулкадәр мәкерле ки, ул бу иреннән киткәч тә аңа ияреп йөри.

“Эчмәгез, эчә дә башламагыз. Бер күнегеп китсәң, ташлавы бик авыр”, дигән киңәш бирә актриса яшьләргә.

Читайте нас