112 номерына сәер бала шалтыратып: “Миңа биш миллион сум акча бирегез, югыйсә, бомба шартлатам”, - дигән. Полиция хезмәткәрләренә шундый таләпләр куйган Уфа террорчысы бишенче сыйныф укучысы булып чыкты.
Малайга нибары 12 яшь һәм ул тәртип сакчыларын куркытырга булган икән. Хәзер аның әти-әнисен зур штраф көтә.
— Хәзерге вакытта ата-аналарның балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве буенча беркетмә төзелде, - дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Малайның үзен балигъ булмаганнар үзәгенә җибәрәчәкләр, ул анда 30 тәүлеккә кадәр утырып чыгарга да мөмкин.
Июнь азагында Башкортстанда чын террорчыларны да хөкем иттеләр. Алар унитар ислам дәүләтен төзергә җыенган булган.