Хәрби-диңгез академиясе студенты Санкт-Петербургта сулыкта батып баручы ир-егетне коткарган. Бу хакта «Комсомольская правда» гәзите хәбәр итә.
17 яшьлек егет сулыкта ярдәм сорап кычкыручы ирне күреп кала. Егет шунда ук суга ташлана һәм батучыны коткара.
Әйтергә кирәк, ирнең авырлыгы яшь егетнекенә караганда ике тапкыр күбрәк булган. Ул судагы үләнгә уралып бата башлаган, - дип сөйли студентның иптәшләре.
Шулай ук, егет зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәткән, шуннан соң ул аңына килгән.
Май суда батмый, дигән булалар, әмма биредә ирнең симезлек мае аңа ярдәм итмәгән.