+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 август 2019, 08:04

Рәсмәкәйнең киләчәге бар!

“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме якташларны җыйды

“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме якташларны җыйды


20 июльдә Иглин районының Майский авыл Советына караучы Рәсмәкәй авылында бәйрәм гөрләде. Авылның уртасында, Сим елгасы буенда әләмнәр һәм төрле төстәге шарлар белән бизәлгән тирмә урнаштырылган. Тирмәнең уң ягында — сәүдә рәтләре, анда җаның теләгәнне сатып алырга мөмкин, сул якта балаларның уен зонасы оештырылган. Тирмә янында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган күргәзмә куелган.


Бәйрәм үтәчәк мәйданда иртәдән үк музыка яңгырый. Ерак-якыннардан кайткан рәсмәкәйлеләр, күпсанлы кунаклардан торган халык мәйданга җыелды. Менә сәгать 12 тулды. Рәсмәкәй авылы өстендә Коръән Кәрим сүрәләре яңгырады. Фәнүз Хәбибуллин, Коръән аятьләре укып, авылга нигез салучылар, Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы, 1921 елгы ачлык, сәяси золым еллары корбаннары, Бөек Ватан сугышында яу кырларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яугирләр, авыл зиратында җирләнгән барлык әрвахлар рухына дога кылды, бәйрәмгә фатыйха бирде.

Чарада катнашучыларны Майский авыл Советы рәисе Вера Фролова һәм Иглин районы хакимияте башлыгы урынбасары Андрей Коннов сәламләделәр.

Сугыш ветераны Зәки Сакаев, элекке укытучы Фәния Сәйфуллина һәм медицина хезмәткәре Ләйлә Кайтаева “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнделәр. Быел Фәһимә һәм Ким Сатаевларның бергә гомер итүләренә 55 ел тулды. Земфира һәм Венер Кәлимуллиннар — Рәсмәкәйнең иң тату күпбалалы гаиләсе. Вәсилә Сатаеваның йорты авылда иң күркәме дип табылды. Аларны сәхнә түренә чакырып, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу гаиләләрнең сәхнәгә күтәрелүен авылдашлары алкышларга күмде.

Бай эчтәлекле концерт башланды. “Башкортстан юлдаш телевидениесе” каналы журналисты Айгөл Рәҗәпова бер-бер артлы Майский, Кудеевка һәм Олы-Теләк авыл клублары сәнгать осталарын сәхнәгә чакырды. Роза Исламова, Лиана Власова, Әлфия Кәримова, Руслан Гафаров, Айсылу Декамбаева, Лариса Новицкая, Игорь Преден, Владимир Алоновның татар, башкорт һәм урыс телләрендәге җырлары, “Родники” вокал төркеме һәм “Давайте танцевать” триосы (Лолита Садыйкова, Нара Бдоян, Лира Минһаҗева) чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде.

Рәсмәкәйдә бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Халык чараны оештыруга зур көч салган Раушания Ибраһимова һәм аның улы Илмирга рәхмәт әйтеп таралышты. Чараны оештыруга авыл яшьләре бердәм кушылды, Артур Гайфуллин, Айнур, Айрат һәм Айдар Гарифуллиннар, Илдар, Айрат һәм Рушан Ибраһимовлар, Денис Нурисламов, Камил һәм Айнур Рәҗәповлар, Аяз Абдуллин, Айдар һәм Данила Дәүләтшиннар, Марат, Мөнир һәм Рәшит Сатаевлар, Венер Кәлимуллин, Линар Низаев, Ләйсән Шәфыйкова, Әлфия Насыйкова, Алина Хәйретдинова зур ярдәм күрсәткәннәр.

Рәсмәкәй авылының тарихына күз ташлыйк. РСФСРның персональ пенсионеры, 1920 елдан КПСС әгъзасы Фаяз Габбасов 1965-66 елларда авыл тарихы турында бай материал туплаган. Ул болай дип яза: “Октябрь инкыйлабына кадәр үз көче белән көн күргән крестьяннарның тормыш-көнкүреше гаять аянычлы була. Чәчүлек җирләре аз булу сәбәпле, керем гаиләне ашатып, тәрбияләргә җитми. Шуның өчен ярлы крестьяннар җәй көне, үзләренең басу эшләрен башкару белән бергә, авыл байларына ялланып тир түгә. Ләкин бу да аларның ярлы тормышын төзәтә алмый, чөнки хуҗалыкта елдан-ел гаилә әгъзалары арта, ә җир мәйданы шул килеш кала.

Елдан-ел фәкыйрьлеккә сөйри торган тормыш күп кенә халыкны авылда ишек-тәрәзәләренә такта кадаклап, шәһәрләргә күчәргә, анда эшчеләр санын арттырырга яисә халкы аз булган яңа җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр итә. Күп кенә ярлы крестьяннар үзләренең җәйге басу эшләрен бетерү белән эш эзләп Себер һәм Урал тирәсенә юл тота. Анда кыш буе урман кисү, күмер яндыру, вагоннарга утын һәм күмер төяү, шахталарда күмер чыгару кебек эшләрне үтәп, бераз акча җыйганнан соң, язгы басу эшләре башлану алдыннан авылларына кайта торган була.

Элекке Уфа һәм Бәләбәй өязләре чи­геннән агучы Чәрмә­сән елгасы буендагы Рәсмәкәй, Югары Сәет, Купай, Түбән Сә­ет, Бакай, Бәшир, Яңа Калмаш һәм Иске Йомран авылларында яшәгән аз җирле крестьяннар, 1908 елда киңәшләшеп, яңа җирләргә күчеп китәр­гә була. Күчеп барырга яраклы җирне табар өчен үзләренең арасыннан Рәсмәкәй авылы кешеләре Мөхәммәтәмин Хәбибуллин белән Сәетгәрәй Гыйз­зәтуллинны Уфаның Крестьян җир банкына җибәрә. Алар Сафронова дигән бер бай хатынның Урман-Куди волосте Сим елгасы буендагы җирләре сатылуын ишетә һәм бу хакта Сафронованың йортына барып сөйләшәләр. Сафронова шушы 1351 дисәтинә җирен Крестьян җир банкы аша дисәтинәсен 62 сум белән сатарга ризалаша. Халык вәкилләре Сафронова һәм банк тәкъдим иткән шартларда җирне сатып алырга булалар һәм бу турыда халык белән киңәшләшер өчен авылларына кайтып китәләр.

Вәкилләр авылга кайткач, яңа җиргә күчеп китәргә ризалык биргән кешеләрне чакырып, килешү төзиләр. Анда болай дип языла: “Без туксан йортлы җир хуҗасы Александра Назаровна Саф­ронованың Уфа губернасы һәм өязе Урман-Куди волосте Казаяк-Котыш авылына якын булган 1351 дисәтинә 2256 сажин җирен Крестьян җир банкының безгә бирә торган ссуда акчасына сатып алырга ризалык бирдек. Һәм шул алынган җирдә Рәсмәкәй дигән яңа авыл төзергә булдык. Ссуданы күрсәтелгән вакытка түләргә вәгъдә итәбез. Әгәр дә җәмгыятьнең шушы килешүендә күрсәтелгән берәр әгъзасы тиешле акчаны банкка вакытында түләмәсә, ул кешедән банк уставында күрсәтелгән тәртиптә бөтен чараларны кулланып, акчаны юллап алырга вәгъдә бирәбез”.

90 кеше кул куйган бу килешү 1908 елның 27 сентябрендә Бакай волосте идарәсе тарафыннан расланган. Бу 90 кешенең 31е — Рәсмәкәй, 21е — Югары Сәет, 12се — Купай, 10сы — Түбән Сәет, 4се — Йомран, 2се — Бакай, 6сы — Бәшир, 3се Калмаш авылларыннан. Күчеп килүчеләрнең күбесе “Рәсмәкәй” авылыннан булгач, яңа авылга да “Рәсмәкәй” дип атама бирелгән.

1908 елның ноябрендә Хәбибуллин белән Гыйз­зәтуллин, халыктан берни­кадәр акча җыеп, ышаныч язуы һәм килешү тексты белән яңадан Уфага ки­ләләр. Иң элек Сафронова белән аның җирен сатып алу турында килешү тө­зиләр. Бу документны Уфа округ суды каршындагы өлкә нотариусы раслый. Вәкилләр Сафроновага җир хакын түләү өчен банктан 80 мең сум ссуда алалар. 51 ел эчендә түләү шарты белән алынган ссуда өчен банкка ел саен 5,25 процент өстәмә түләргә вәгъдә итәләр.

Урта хәлле крестьянга мохтаҗлык кичерми яшәү өчен 20-30 дисәтинә җир биләргә һәм аннан файдаланырга кирәк. Бу кадәр җир 1600-1700 сум чамасы тора. Бу акчаны туплау өчен 70-80 баш ат яисә 100дән артык сыер, яки 3 мең поттан артык ашлык сатарга кирәк булган. Урта хәлле крестьян хуҗалыгында, гадәттә, 1-2 баш ат, шул ук санда сыер була. Еллык җыйган ашлыгы да 100-120 поттан артмый. Шулай булгач, 20-30 дисәтинә җир хакын бер кешенең гомерендә түләп бетерергә мөмкин булмаганлыгы үзеннән-үзе күренеп тора.

Рәсмәкәй халкы, шундый кыйммәт бәягә җир сатып алып, байбичә Сафроновага һәм Крестьян җир банкына кабалага керә. Ул заманда башкача чарасы булмагач, нәрсә эшләсен соң бичара крестьян?

Октябрь инкыйлабы гына халыкны бу кабаладан азат итте, алган җирнең бурычларын түләү бетерелә, бөтен җир һәм урманнар халыкка түләүсез бирелә”.

Авыл халкы игенчелек һәм урманчылык белән шөгыльләнгән. Халык яңа урынга күчеп утырган елларда җирләр бик аз булу сәбәпле, күп кенә кешеләр Казаяк, Ләмәз, Таутөмән башкортларының җирләрен арендага алып, иген иккән яисә игенне җир хуҗасы белән бергә уртакка чәчкән. Печәнлекләрне халык, шулай ук, Түбән Казаяк башкортларыннан арендага алган.

1912 елда земство Олы-Теләк белән Сим елгасы арасында ат юлы салдыра. Аңа кадәр яз, җәй, көз авылдан Олы-Теләккә ат белән йөрергә, йөк ташырга мөмкинлек булмый, чөнки атлар сазлыкка бата. Юлны эшләүдә бөтен Рәсмәкәй халкы катнаша. Бу юл халыкның икътисади хәлен күтәрүдә булышлык итә.

Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр Самара — Златоуст тимер юлы бер генә колеядан тора. 1914-15 елларда икенчесе салына. Бу эштә дә Рәсмәкәй халкы актив катнаша.

“Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында патша Русиясенә әсир булып төшкән чехлар һәм словакларга Совет хөкүмәте 1918 елның язында Ерак Көнчыгыш аркылы үз илләренә кайтып китәргә рөхсәт итә. Илдә булган бөтен чехлар һәм словаклар, тимер юл станцияләренә җыйналып, аерым эшелоннарга төялә. Шул вакытта Олы-Теләк станциясендә дә чехлар белән эшелон торды. Унлап чех солдаты безнең Рәс­мәкәй авылына да килде. Аларның өсләрендә яңа кием, кулларында урыс гаскәрләре куллана торган карабин, билләрендә потранташ белән патрон һәм гранаталар асылынып тора иде. Рәс­мәкәйдә чехлар беркемгә дә тимәде... Чехларның бер төркеме, Витебский авылы тирәсендә биш кызылгвардеецны тотып, Витебский белән Рәсмәкәй авылы арасындагы урманда атып үтергән. Чехларның икенче бер төркеме, Әрдәгел авылы янындагы урманнан бер кызылгвардеецны тотып, үзләре белән бергә Олы-Теләккә алып киткән.

Чехлар восстаниесеннән соң бу тирәдә Колчак власте урнашты. Рәсмәкәй авылында да Колчакның бер полк солдаты берничә ай урнашып торды. Полкның солдат һәм офицерлары, кыш көннәренең берсендә иртә белән әйберләрен бик ашыгыч ташлап, Әшә ягына чыгып киттеләр.

Шуннан соң Колчак гаскәрләре Рәсмәкәйгә килмәде. Шулай да бер кичне, кайдандыр бер кораллы солдат килеп, авыл старостасы Гарифулла Гыйззә­туллиннан Казаяк авылына барырга ат сораган, староста аңа ат бирмәгән. Солдат, тавыш күтәреп, мылтыгыннан ата башлаган. Ул чагында Гарифулла картның улы Фазлыйәхмәт белән Әбдел карт улы Ибәт Вәлиев солдатны коралсызландырганнар, мылтыгының затворын алып, карга ташлаганнар, солдатның үзен Иблинең мунчасына ябып куйганнар. Төнлә бу солдат мунчадан качкан, Казаяк авылында торган штаб башлыгына барып, Рәсмәкәйдә булган хәлне сөйләгән һәм гаепле кешеләрне җәзалауны сораган.

Икенче көнне иртән Рәсмәкәйгә унлап кораллы солдат килгән. Алар, Рәҗәп картның йортына сход җыеп, камчылары белән берәм-берәм кешеләрне кыйнаганнар. Әлбәттә, камчының күбрәк өлеше староста Гарифулла карт белән аның улы Фазлыйәхмәт җилкәсенә төшкән. Аклар авылны яндырабыз дип яный башлагач, Насыйп Сатаев Олы-Теләккә киткән, анда Колчак офицерлары каршында дәрәҗәле булган тимер юл станциясе башлыгы Маковкинның ярдәме солдатларны кире штабка чакыртып алдырган, шулай итеп Ресмәкәй кешеләре бу бәладән дә исән котылып калдылар”, – дип яза Фаяз Габбасов.

1919 елның 11 июнендә Кызыл Армия Рәсмәкәйне Колчактан азат итә. Авыл эчендә дә, аның тирәсендә дә кызыллар белән аклар арасында каты сугышлар булмаган булуын. Аклар авылдан чыгып китә, алар артыннан ук Олы-Теләк ягыннан кызыллар килеп керә. Рәсмәкәй Колчактан азат ителгәч, авылдан байтак яшьләр кызыл гаскәрләр сафына хезмәт итәргә китә.

1922 елда Рәсмәкәйдә төзелгән комсомол оешмасы барыннан да бигрәк яшьләрне сәяси тәрбияләү, аларга белем бирү һәм хәрби эшкә өйрәтү белән шөгыльләнә. Атна саен Рәсмәкәй мәктәбендә комсомол җыелышы үткә­релеп, анда яшьләр хөкүмәт чыгарган карарлар белән таныша. Башлап комсомолга Рәсмәкәй авылыннан Шәрифулла Булгаков, Әрдәгел авылыннан Гани Ашкрумов белән Габдрахман Каюмов керәләр.

1923 елда Хәбиб Биглов һәм Хәйри Габбасов башлангычы белән Әшә заводыннан 5-6 чакрымлык җирдә, Өк елгасы буенда, “Өк” дигән коммуна төзелә. Рәсмәкәй авылыннан да байтак кына кеше бу коммунада әгъза булып тора. Ләкин коммуна озак яшәми, авылларда колхозлар төзелә башлау белән үзенең яшәвен туктата. Коммуна әгъзалары, Рәсмәкәйгә кайтып, яңа төзелгән колхозга керә. 1929 елда Рәсмәкәйдә 14 хуҗа­лыктан торган җирне бергәләп эшкәртү ширкәте ТОЗ (товарищество по совместной обработке земли) төзелә.

Олы-Теләк волосте башкарма комитеты ТОЗ өчен Рәсмәкәй авылыннан өч чакрым ераклыкта Сим елгасының уң ягында “Карамалы яланы” дигән урыннан 60 гектар чамасы җир бүлеп бирә. ТОЗ әгъзалары шул урынга Рәсмәкәйдән күчеп утырган булганнар. Ләкин 30нчы ел башларында Рәсмәкәйнең үзендә колхозга керергә теләүчеләрнең саны күбәю сәбәпле, авылда колхоз тезелгән. ТОЗ әгъзалары барысы да авылда төзелгән колхозга керә. Аңа күренекле революционер Баһау Нуримановның исеме бирелә.

1948 елның башларында Нуриман исемендәге колхоз үзаллы ике хуҗалыкка бүленә. Рәсмәкәй авылы кергән колхоз “Җданов” исемен алган, Әмир һәм Симгазы авылларындагы колхозчыларны берләштергән колхозга “Салават” исеме бирелә. 1950 елда бу ике колхоз яңадан берләшә. 1951 елда Рәсмәкәй авылындагы Жданов исемендәге колхоз Майский, Подольский, Витебский, Суражский һәм Киев-Волынский авылларындагы Куйбышев исемендәге колхозга кушылган, берләшкән колхоз шул ук Куйбышев исемендә кала. 1957 елда Олы-Теләктә сөт һәм май-җитештерү совхозы төзелгәч, Куйбышев исемендәге колхоз үзенең яшәвен туктата, колхозчылар совхозга эшкә күчә. Элекке Куйбышев исемендәге колхоз — совхозның бер бүлекчәсе, ә Рәсмәкәй авылы шул бүлекчәнең бер бригадасы булып кала.

Бөек Ватан сугыш елларында Рәс­мәкәйдән 124 кеше фронтка китә. Кечкенә авылдан шулкадәр кешенең сугышка китүе нәтиҗәсендә колхозда эшләүче дә аз кала. Сугышка китүче­ләрдән 60 кеше фронтта һәлак була, 24 кеше инвалид булып кайткан. 40 кына яугир сугыштан соң авылга исән-сау әйләнеп кайта.

2010 елның 8 маенда Рәсмәкәй авылында истәлекле вакыйга булды. Клуб каршында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тантаналы митингтан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган Рәсмәкәй, Сәмкәс һәм Әмир авыллары яугирләре истәлегенә обелиск ачылды. Бу эшне башлап йөрүче — отставкадагы подполковник, Әмир авылында дөньяга килгән, 30 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Тәлгать Әсәдуллин. Тимер-бетоннан эшләнгән обелискка сугышта катнашкан һәм яу кырында ятып калган 150 фронтовикның исеме уелып язылган.

Бәйрәмгә әзерләнгән вакытта Рәсмәкәй авылы танымаслык булып үзгәрде, йорт-ихаталар буялды, тазартылды һәм төзекләндерелде. Чарада катнашучы­ларның күплеге һәм бердәмлеге, бәй­рәмнең зур оешканлык белән үтүе, яшьләренең авылга нигез салган ата-бабаларын онытмавы, ихтирам итүе Рәсмәкәйнең киләчәге якты булуына өмет уята.


Наилә ГАРИФУЛЛИНА (ХӘБИБУЛЛИНА).

Иглин районы.
Читайте нас