27 яшьлек улым Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын вакытында хәрәбәләр астында калып һәлак булды. Бик акыллы, тәртипле, иманлы бала иде. 4 кыз арасында апаларына да, игезәк сеңелләренә терәк, кирәк булып яшәде. Мин аңа бәләкәйдән: “Улым! Синнән кыямәт көнендә кыз туганнарың өчен җавап сорарлар. Син аларга терәк булырга тиеш”, - дип әйтә идем. Ә минем өчен иң төп таяныч, терәк, алдагы көндә ныклы ышаныч иде балам. Ул барыбызның да хакын хаклап яшәде. Нишлисен, язмышлардан юктыр узмышлар... 38 ел яшәгән ирем бу сынауны үзенчә кичерде - элек ире зина өстендә тоткач, йортыннан куып чыгарылган бер азгын хатынга яшәргә чыгып китте. Шулай да, башымны, имәдем, шөкер. Бауга да, аракыга да барып ябышмадым. Шушы сынауларны Аллаһы Тәгалә күтәрергә үзе ярдәм итә. Бәндә хурласа да, ул ташламый. Шөкер, бүгенге көндә балаларым “Әни”, оныкларым “Дәү әни" дип өзелеп, укучыларым “Апа” дип, хезмәттәшләрем “Миңлегөл апа” дип хөрмәт итеп торалар.
Ә күптән түгел миңа шәхси тормышымда да бәхет елмайды. Хәзер мин иманлы, 5 намазлы, бик акыллы кешенең сөекле хатыны да. Аллаһ барысын да күрә, сабыр булырга гына кирәк.