+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 август 2019, 07:41

Чулт-чулт итеп тамадыр, утлар төртсәң янадыр...

Куергазы районында спирт комбинатын яңадан ачып җибәрергә җыеналар.

Куергазы районында спирт комбинатын яңадан ачып җибәрергә җыеналар.
Завод инде 6 ел дәвамында ябылып торган, ә аның 300 хезмәткәре эшсез калган булган. Аларның күбесе бүгенгә кадәр эш табалмаган.
Заманында дан тоткан завод, аракы һәм спирттан башка, күәс, газлы эчемлекләр, шешәләрдә су да җитештергән булган. Комбинат продукциясе төрле күргәзмәләрдә призлы урыннар гына яулаган.
Заводта кайчандыр бер меңнән артык эшче хезмәт куйган. Ә Бөек Ватан сугышы чорында СССР Оборона министрлыгының заказларын үтәгән, тәүлекләр буе җиң сызганып эшләп, фронтка спирт җитештергән.
Комбинат эшчеләрен хәтта бушка фатир белән дә тәэмин иткән.
Заманында куәтле заводны сафка бастырып, хакимият тарафыннан бүген анда ашлыкны тирәнен эшкәртү заводы булдыру тәкъдим ителә. Анда крахмал, глютен, биоэтанол җитештерү күз уңында тотыла.
Тулырак бу хакта: http://ufa-news.net/incident/2019/08/01/210349.html
Читайте нас