Анда аларны әтиләре калдырган.
Американың Нью-Йорк шәһәрендә әти кеше бер яшьлек игезәк балаларын машинада онытып калдырган. Ир-ат үзе эшенә кереп киткән. Эссе һавада машина эчендә калган балалар һәлак булган. Бу хакта "Интертат" яза.
Хуан Родригес исемле ир хастаханәдә социаль хезмәткәр булып эшли. 26 июльдә иртәнге сигездә ул эшкә килә. Марица исемле кызын һәм Феникс исемле улын ир-ат машинаны арткы утыргычында калдыра. Әти кеше исә кичке дүртләр тирәсендә генә машинасына чыгып утыра. Шунда ул балаларының мәетен табып ала. Сабыйларның авызында күбек була.
Полициядә хәбәр иткәнчә, әти кеше эсседә калдырган балалары турында машинага утырып китә башлагач кына искә төшерә. "Мин аларны, эшкә китәр алдыннан, балалар бакчасында калдырдым дип торам. Мин онытылып киттем. Минем балаларым үлде, мин үз сабыйларымны үтердем", - дип сөйләгән Родригес.
27 июльдә Родригесны иреккә чыгарганнар, ул 100 мең доллар залог түләгән.
Игезәк балалар үлгән көнне шәһәрдә бик эссе була. Температура, узган гасырның 80нче елларындагы кебек, максимум дәрәҗәсенә җиткән. Урамда температура 15 градус җылы булганда да, бер сәгать эчендә кояш астында торган машина салонында температура 40 градуска кадәр җитә.